Туристларның Татарстанга кунак булып килүе уртача 22 мең сумга төшә

Туристка Татарстанга сәяхәт уртача 22 мең сумга төшә. Бу суммага яшәү һәм туклану, күңел ачу һәм башка чыгымнар керә. Әлеге мәгълүмат белән Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ЦУР оештырган туры эфирда сөйләде.

«Бер кешегә уртача сәяхәт бәясе 22 мең сум тирәсе тәшкил итә. Бу яшәү, экскурсия программасы, туклану, нидер сатып алулар, күңел ачулар да. Әлбәттә, кемдер азрак акча сарыф итә, кемдер күбрәк сарыф итә инде, әмма уртача чек хакы шундый», — диде комитет җитәкчесе.

Сергей Иванов әйтүенчә, Татарстанда теләсә нинди туристка тәкъдим итәрлек нәрсәләр бар. Аның сүзләренчә, Татарстанга килүче туристларның 52,8 проценты — балалары булган гаиләләр. Калган кунаклар республикага йә ялгызы гына йә бер төркем булып килә.


Фикер өстәү