Язгы ташудан зыян күргән Оренбург өлкәсе халкына Әлмәттән 12 тонна гуманитар ярдәм озаттылар. Берничә көн дәвамында шәһәр халкы беренче чираттагы кирәкле әйберләр (өс һәм аяк киемнәре, урын-җир әйберләре, юрган һәм мендәрләр, азык-төлек) китерде.
Моннан тыш, район башлыгы күрсәтмәсе белән 10 тонна эчәргә яраклы су һәм өреп кабартыла торган биш көймә озаттылар.
Оренбург өлкәсендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Өлкәдә яшәүче күпләр йорт-җирсез һәм акчасыз, гадәти әйберләр һәм уңайлыклардан мәхрүм калды. Бүгенге көндә язгы ташудан зыян күргән һәм ашыгып өйләреннән киткән кешеләрне беренче чиратта кирәкле әйберләр, азык-төлек белән тәэмин итү зарур. Татарстан да моннан читтә калмый.
«Бу эш кирәк булганчы кадәр дәвам итәчәк», — дип искәртте район башлыгы Тимур Нагуманов.
Шәһәр хакимиятендә акциянең дәвам итүен әйттеләр: гуманитар ярдәм 8.00-20.00 сәгатьләрдә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Ленин урамы, 21.