Бүгенгә һава торышы: 20 градуска кадәр җылытачак

Бүген Татарстанда +20 градуска кадәр җылыта, алмашынучан болытлы булачак, республиканың күпчелек төрриториясендә явым-төшем көтелми. Бу хакта республиканың Гидрометеоүзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртән аерым районнарда төнлә төшкән томан саклана, термометр баганасы 0.. +5 градус күрсәтәчәк.

Юнәлешен төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка үзгәртүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итәчәк, көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 14 метрга җитәчәк. Көн азагында һәм кичен көнбатыш районнарда яшенле яңгыр булырга мөмкин.

 


Фикер өстәү