Олег Газманов «Мәскәү — Татарстан күпере» IX форумының мактаулы кунагы булачак

Россиянең халык артисты Олег Газманов «Мәскәү – Татарстан күпере» IX Мәскәү яшьләр форумында катнашачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.

Форум 13 апрельдә РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетында узачак. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, чарада популяр Россия режиссеры һәм актеры Александр Баширов, гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илче, Россиянең ЮНЕСКО каршындагы Париждагы даими вәкиле Ринат Аляутдинов, Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин, җырчы Салават Фәтхетдинов, телевидение алып баручысы Дарья Златопольская катнашачак. Моннан тыш, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.

 


Фикер өстәү