Яңа Татар бистәсе зиратында Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салдылар

Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу мәрасиме хәзрәтнең догалары белән башланып китте. «Без Тукайны әсәрләрен укып та, дога кылып та искә алырга тиешбез. Чөнки ул мөселман булган, дин буенча яшәгән һәм безнең догаларыбызга мохтаҗ. Без аңа дога кылып зур бүләк ясаячакбыз», — дип сүзен башлады дин әһеле.

Тукай рухына «Фатиха» сүрәсе һәм «Бакарә» сурәсенең ахыргы аятьләре укылгач, татар җәмәгатьчелеге кулларын күтәреп дога кылды. Тукайны искә алу мәрасиме язучыларның чыгышлары белән дәвам итте.

«Тукайны бер җөмлә белән аңлатып биреп буламы икән? «Тукай ул безнең Пушкиныбыз» диләр, әмма Пушкин белән чагыштырып булмый Тукайны – алар икесе ике бөеклек. Берсе патшалар белән сугышкан бай нәселдән, аның динен тыймыйлар, аның телен тыймыйлар. Ә Тукай теле тыелган, мәчетләре җимерелгән, фәкыйрьлектә үскән, чирле кеше. Аның 7 еллык иҗаты җылысында коенабыз, ераклашкан саен коеначакбыз, Тукай ул – шәм», – диде халык язучысы Рабит Батулла.

Халык шагыйре Рәдиф Гаташ Тукайның «Васыятем» шигырен искә төшерде. «27 яшенә җитергә берничә көн калганда вафат булган Тукаебыз 70, 80 яшьлек картлар әйткәнне әйтә белгән. Без Тукай васыятьләрен үтик, милләтне аның кебек яратыйк, аның кебек алга бару өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшлик, Тукай васыятьләре белән яшик, дусларым», – дип тәмамлады ул сүзен.

 


Фикер өстәү