Тәзкирә һәм Рамил Миназовлар: Сөт хаклары аска тәгәрәгәч, бик авырга туры килде…

Аксубай районының Карасу авылында терлек асраучылар күп. Тәзкирә һәм Рамил  Миназовларның да хуҗалыкларында ун баш савым сыеры, бозаулары, үгезләре бар. Җәен эшләре тагын да арта: ишегаллары кош-корт белән тула. Алар менә шундый кайнап торган тормышларыннан ямь һәм тәм табып яшәүчеләрдән.  

– Мин тормыштан зарланыр өчен бер генә сәбәп тә күрмим, чөнки авылда тырышкан кешегә эш бар, һәр нәрсәнең җаен табарга була. Авылда мул, матур тормышта яшим дисәң, терлексез яшәүне күз алдына да китереп булмый. Балаларны да шушы терлек тотудан кергән керем белән аякка бастырдык, йортны да шул акчага салып чыктык, – ди Рамил абый.

Гаилә башлыгы да, хуҗабикә дә тумышлары белән Карасудан. Утыз еллап күрше Кривоозеркода яшәгәч, ике ел элек туган авылларына кайтып, матур, зур йорт салып чыкканнар. Хәзер Рамил абый мәктәптә оператор булып эшли, Тәзкирә апа белеме буенча фельдшер, тик авылда эш булмагач, бары тик малчылык белән генә шөгыльләнәләр.

– Без дәүләт эшендә эшләсәк тә, гомер буе терлек тоттык. Быел үзмәшгуль булып теркәлгәннән соң, 200 мең сум акча алдым. Бу безнең өчен зур ярдәм булды. Ул акчага бозаулар алып, хуҗалыкны тагын да киңәйтеп җибәрдек. Сигез ел элек мини-ферма программасында катнашып, 250 сум биргәннәр иде. Хәзер инде аның күләме тагын да артты дип беләбез. Ләкин ул вакытта 250 меңе дә безнең өчен зур ярдәм булды. Йортны да, сарайны да бер вакытта салып чыгарга туры килде бит, – ди Тәзкирә апа.

Хатынының сүзен Рамил абый да җөпләде.

– Хәзер кешеләрдән: «Мал асрауның файдасы юк», – дип еш ишетергә туры килә. Ләкин бу сүзне белмичә генә әйтәләрдер, дип уйлыйм. Чөнки тырышкач, мал асрагач, азыгы да, сөте, ите дә булып тора. Сыер бозавын да китерә. Шушы эшләгән эшеңнең нәтиҗәсе сөт белән иттә күренә. Аннан соң, авыл җирендә яшәүчеләргә барыбер ярдәм бар, дип саныйм. Без аны республикадан да, районнан да сизеп торабыз. Эш башлаганда программаларда катнашып, акча алу мөмкинлеге дә булды. Ярдәмне күрә һәм шөкер итә белергә генә кирәк. Калганын инде үзең булдырып бетерәсең, алга таба да тырышасың, – ди гаилә башлыгы.

Бүген Карасу халкы сөтнең бер литрын 26 сумнан тапшыра. Үзләре әйтүенчә, аны сатып, аена 50–60 мең сумнан да кимрәк керем кертмиләр. Шуңа күрә дә авыл халкының иң зур теләге: җитештергән продукциясенә яхшы бәя булу.

– Ит хаклары арта башлады, анысы яхшы. Сөт бәяләре дә быел уйнакламый, шулай 25–26 сум гына торса, әйбәт булыр иде дә ул. Тик җәен төшеп китә. Узган ел төшкәч, сөт хаклары аска тәгәрәгәч, бик авырга туры килде, күп кеше терлеген бетерде. Көтүлектәге сыерлар күзгә күренеп кимеде. Алтмышлап сыерны бетерделәр. Берара үзебез дә терлекләрне киметү турында уйлана башлаган идек, бер сыерны сатып та өлгердем. Аннан соң «тукта әле, сабыр итик, бу хәлләр вакытлыча гына булыр» дип тукталып калдык, – ди Тәзкирә апа.

Шулай шул, алны-ялны белми эшләгәч, хезмәтнең нәтиҗәсен дә, файдасын да күрү теләге табигый хәл.

– Авыл тормышы шәһәрдән бер дә ким түгел. Элгәре кебек су ташып, утын ягып яшәми бит беребез дә. Бәдрәфенә кадәр өйдә. Әле ярый терлекләр бар. Билгеле, йоклап ятып булмый, эш көнебез иртәнге сәгать 3тә башлана. Терлекләр безне тонуста тота. Карасуда тырыш халык яши. Монда һәркем күп итеп терлек тота. Өлкән яшьтәге апаларга кадәр өчәр сыер сава, – ди Рамил абый.

Үзләренең һәм күршеләренең пай җирләрендә печән чәчеп үстерсәләр, ашлыкны сатып алалар икән. Хуҗалыкта булмаган техника белән авылдашлары ярдәм итә.

– Өч балабыз да Кривоозеркода үсте. Инде алар үскәч, туган авылыбызга кайтырга булдык, менә мәчет янында гына йорт җиткезеп чыктык, – дип елмая хуҗабикә. – Улыбыз белән кызыбыз шәһәрдә үз тормышлары белән яши. Төпчегебезне ерак җибәрәсебез килмәде, үзебезгә дә ярдәмче кирәк булыр дип, Аксубай техникумына укырга керде. Хуҗалыкта балалар да булыша. Киленебез шәһәр кызы булса да, кайтып керүгә йөгерә-йөгерә һәр эшне эшли. Шуңа күрә зур эшләрне без һәрвакыт күмәкләшеп башкарабыз. Бездән соң киләчәк буынга да әйтер сүзебез шул: авылда калудан куркырга кирәкми, тик калган очракта тырышырга кирәклеген дә онытмаска кирәк.


Фикер өстәү