Казан аэропорты: «Гадәттәгечә эшлибез, әмма Росавиация вакытлыча чикләүләр кертте»

Бүген социаль челтәрләрдә “Казан” аэропортының, пилотсыз очкычлар куркынычы барлыкка килү сәбәпле, рейсларны кабул итмәве һәм җибәрмәве турында мәгълүматлар пәйда булды.

Росавиациядән хәбәр ителгәнчә, 17 апрельдә иртән Татарстан һәм Түбән Новгород өлкәсендәге 3 аэропорт эшенә, очышлар иминлеген тәэмин итү өчен, вакытлыча чикләүләр кертелгән.

Казан һәм Түбән Кама аэропортлары – Мәскәү вакыты белән 07:15 сәгатьтән, Түбән Новгород аэропорты– 07:45 сәгатьтән самолетларны кабул итми һәм җибәрми.

Һава лайнерлары экипажлары, авиадиспетчерлар һәм аэропорт хезмәтләре очышларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле барлык чараларны күрә.

“Казан” халыкара аэропортының матбугат хезмәте җитәкчесе Адель Гатауллин “Татар-информ” хәбәрчесенә аныклап үткәнчә, бүген Омск шәһәреннән Казанга очкан самолет Самарага запас аэродромга җибәрелгән.

“Казан” аэропорты үзе гадәттәге режимда эшли.


Фикер өстәү