Пилотсыз очкычларның якынлашуы турында хәбәрләр пәйда булу сәбәпле, 10 самолет запас аэропортка киткән

Росавиациядә билгеләп үтелгәнчә, һавадагы тагын 6 самолет экипажы очыш планын үзгәрткән.

Бүген төнлә Мәскәүгә пилотсыз очкычларның якынлашуы турында хәбәрләр пәйда булгач, “Внуково” һәм “Демодедово” аэропортларын ябарга туры килгән. Шул сәбәпле 10 самолет запас аэропортка китәргә мәҗбүр булган. Бу хакта ТАСС Росавиациянең телеграм-каналындагы мәгълүматларына таянып яза.
Бүген Мәскәү мэры Сергей Собянин Мәскәүгә таба очкан 2 пилотсыз очкычны, иртәнге сәгать 4ләр тирәсендә, берсен – Калуга өлкәсендә, икенчесен – Үзәк боҗра автомобиль юлы (ЦКАД) тирәсендә һава һөҗүменнән саклану көчләренең бәреп төшерүе турында белдергән.

Росавиациядә билгеләп үтелгәнчә, һавадагы тагын 6 самолет экипажы, диспетчерлык хезмәтләре белән килештереп, очыш планын үзгәрткән һәм чикләүләр юкка чыгарылгач кына аэропортка төшеп утырган.


Фикер өстәү