Язучы Равил Сабыр яңа китабын тәкъдим итте

Бүген «Әдәби кафе»да язучы, драматург Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» исемле яңа романын тәкъдим иттеләр.

Әлеге әсәр 2021 елда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе химаясендә үткәрелгән ябык әдәби конкурсның «Роман» номинациясендә III урынны яулаган иде. Күптән түгел ул Татарстан китап нәшриятында 1500 данә тираж белән басылып чыкты.

— Бу әсәр моннан күп еллар элек пьеса буларак языла башлаган иде. Төрле сәбәпләр аркасында, ул башланган килеш тукталып калды. Әдәби конкурс башланып, хәтта җитәкчеләр дә, син бу бәйгедә катнашырга тиеш, дигәч, эшләп карарга булдым. Һәм менә шул башланып ташланган әсәремә кире кайттым,- дип сөйләде автор әсәренең язылу тарихы турында. — Бу әсәр бүген 50 яшен тутыручы яки 50дән узган буын, ягъни, безнең буын турында. Безнең буынның чынга ашмаган хыял-максатлары, хаталары турында. Бу — минем фикер генә, чөнки романны һәркем үзенчә аңлаячак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта әлеге романны Әлмәт театры сәхнәсендә кую турында сөйләшүләр бара. Равил Сабыр сүзләренчә, пьеса инде языла башлаган. Аны режиссер Айрат Әбүшахманов куячак.


Фикер өстәү