Ботка пешерү дүрт очракта йөрәк һәм кан юллары өчен «агу» га әйләнергә мөмкин

Кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Грант Шехян ботка әзерләгәндә ялгышлыклар җибәрелү сәбәпле, аның йөрәк һәм кан юллары өчен «агу» га әйләнгән дүрт очракны атады.

Эксперт әйтүенчә, ботканы нинди ярмадан әзерләсәң дә файдалы, чөнки үсемлекләрнең тамырлары туфрактан минераллар һәм микроэлементлар ала.  Шехян бигрәк тә карабодай, тары, солы боткаларын билгеләп үтә. Әмма шул ук вакытта  файдалы дип саналган ярманы  зарарлыга әйләндерергә дә мөмкин, дип кисәтә.

«Ярмаларның тәмен зарарлы продуктлар белән «яхшыртмаган» очракта гына ботка файдалы үзлекләрен югалтмый. Ни кызганыч, без боткага май кушарга яратабыз. Бу исә аның сыйфатын бермә-бер киметә», — ди кардиолог. Табиб әйтүенчә, йөрәк авырулы кешеләргә ботканы майсыз ашарга киңәш ителә. Бу кан юлларына холестерин утырудан саклый.

Шехян шулай ук боткага тоз салмаска куша. Аның әйтүенчә, бу ризыкта натрий белән хлор болай да җитәрлек күләмдә. Ә артык тозлау, организмда сыклык тоткарланып, гипертониянең үсешенә китерә.

Эксперт әйтүенчә, ботканы иртәнге, көндезге, кичке ашка да төп ризык итеп ашарга мөмкин. Майлы ит белән куллану кирәк түгел, ди ул.

Ярмаларны пешерү файдалы матдәләрнең югалуына китерә. Шуңа күрә табиб аны кайнатмаска куша. «Мәсәлән, карабодай ярмасын төнгә кайнар суга салып калдырырга. Аңа кефир өстәргә мөмкин. Йөрәк белән проблемалар булганда, аның дамайсызын кулланырга кирәк», – ди кардиолог.


Фикер өстәү