Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләймановның депутатлык вәкаләтләрен туктаттылар

Татарстан Дәүләт Советының илле өченче утырышында депутат Рәис Сөләймановның депутатлык вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату өчен тавыш бирделәр.

Билгеле булганча, Рәис Сөләйманов Питрәч районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде. “Рәис Әхтәм улын җаваплы вазыйфага билгеләнүе белән котлыйбыз”, – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Ул элеккеге депутатка Рәхмәт хаты да тапшырды. “Китәсездәмени, аккошлар, диеп җырларсың”, – дип озатып калды Фәрит Мөхәммәтшин яңа вазыйфага билгеләнгән Рәис Сөләймановны.

Утыршта Дәүләт Советының Инфраструктура һәм торак сәясәте буенча комитет җитәкчесе дә билгеләнде. Әлеге вазыйфага депутатлар бертавыштан Казанның “Водоканал” предприятиесе башлыгы Андрей Егоровны сайлап куйды. Билгеле булганча, моңа кадәр комитет җитәкчесе булып эшләгән Александр Тыгинны бу елның гыйнварында республиканың Торак инспекциясе башлыгы итеп билгеләделәр.


Фикер өстәү