Бүген кичен һәм төнлә Татарстанда һава торышының начараюы көтелә. Бу хакта Гидрометеоүзәк хәбәр итә.
Синоптиклар әйтүенчә, республикага яшен якынлаша. Яшен вакытында җил көчәеп, секундына 15-17 метр, Казанда – 15 метр тизлеккә җитәчәк. Шимбә – 20 апрельдә дә һава торышы шундыйрак булачак.