Быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысасында беренче тапкыр милли ярминкә оештырылачак

Быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясе Казан Кремлендә узачак. Аның кысасында «Ташаяк» милли милли ярминкәсе узачак. Бу хакта Туган тел көненә багышланган матбугат очрашуында Татарстан мәдәният министры урынбасары Данил Натфуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, акция «2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

— «Мин татарча сөйләшәм» акция кысасында елдагыча заманча татар музыкасы вәкилләре чыгыш ясаячак, татар телен куллану өлкәсен киңәйтүдә аерылып торган оешмаларны бүләкләү узачак. Моннан тыш, чара кысасында беренче тапкыр «Ташаяк» милли дизайнерлар ярминкәсе уздырылачак, — дип сөйләде министр урынбасары.

Ярминкә 15:00 сәгатьтә эшли башлаячак, ә акция үзе 17:00 башланыр дип көтелә.


Фикер өстәү