Казанда бишенче сыйныфта укучы кызын көчләгән ир-атны тоткарлаганнар

Казанда яшәүче бер ир-ат үз кызын көчләүдә шикләнелә. Бу хакта “Татар-информ” үзенең чыганагы хәбәренә таянып яза.

Агентлыкка мәгълүм булганча, алдагы көнне әлеге адәм 11 яшьлек кызы һәм кечкенә улы белән өйдә калган. Хатыны – ике бала анасы бу вакытта өйдә булмаган. Азгын ирдә кинәт кенә үз баласының кызлыгын алу теләге туган (янәсе, башка берәү моны эшләмәсен дип). Ул баласының җенси әгъзаларын тоткалаган, кочкан. Кыз елаган, каршы килгән, әтисе моның өчен аңа кычкырган, нормаль кеше түгел син, дип сүккән.

Ул гына да түгел, бу адәм кызы юынып ятканда ваннага кергән. Шунда баланы мыскыл иткән. Бераз тынычлангач. кыз әнисенә әтисенең шакшы гамәле турында сөйләп биргән.

Шуннан ир-атны тоткарлаганнар. Якын араларда суд аңа җәза чарасы билгеләячәк.


Фикер өстәү