Гөлнара Шәрипова: Ничек тә иремне терелтәсе иде…

Балтачта яшәүче Шәриповлар гаиләсенә сынау көтмәгәндә килә. Башта Гөлнараның күзләре күрми башлый, соңыннан табиблар Мөдәриснең башында яман шеш табалар. Гаиләдә өч бала. Олы кызлары, әти-әнисенең хәлен аңлап, укуын ташлап, эшкә урнашкан. Әле өйдә 11 яшьлек һәм 2 яше дә тулмаган малайлар бар.

– Бала тапканнан соң, эчем авырта башлады, – дип сөйли Гөлнара. – Хастаханәгә баргач, сукыр эчәк ялкынсынганы ачыкланды. Балам кечкенә булгач, дарулар язып, мине өйгә кайтарып тордылар. Өч айдан соң кире бардым. Ул чакта баламны ирем карап торды. Эшенә дә йөри алмады. Шуннан аны эштән дә җибәрделәр. Ялкынсынган килеш йөрүнең нәтиҗәсе булдымы – белмим, узган елның май аенда күзләрем начарланды. Мөдәрис, эшләмәгәч, мине караучы булып документ рәсмиләштерде. Тик бәла алда көткән икән әле.

Мөдәрис баш авыртуга еш зарланган. Әмма моңа артык игътибар итмәгәннәр. Гыйнвар аенда исә ул аңын җуеп егыла. Бу вакытта өйдә үзе генә була. 4 көннән бу тагын кабатлана, тик бу хакта беркемгә дә әйтми. Аннан тагын шул хәл… 9 гыйнвар иртәсендә Мөдәриснең хәле тагы да начарлана. Тикшеренә башлыйлар. Табиблар башында 41 мм шеш күрәләр. Ямаш шеш була ул… Дәвалану башлана, тик бер айдан шешнең инде 9 сантиметрга җиткәнлеге ачыклана. Мөдәрисне шул ук көнне операциягә кертәләр. «Шеш күз нервлары янында урнашкан, күзләренә зыян килер дип кисәттеләр, – ди Гөлнара. – Мәскәүдән анализ нәтиҗәләре кайтты. Иремдә яман чир, шөкер, метастазлар юк. Әмма даими дәваланып торырга кирәк. Шешне бөтенләй үк алып ташлый алмаганнар».

Мөдәрис әлегә нурланыш терапиясе ала. Көчле дарулар эчә. 30 көн дәвалана, 30 көн ял итә. 8 курс химия терапиясе аласы бар икән.

– Ирем сиздерми инде ул, зарланмый да. Кайбер даруларны үзебезгә алырга туры килә, алар арзан түгел. Пенсия һәм бала акчасына яшибез инде. Әле ярый ике яктан да әниләр бар, алар ярдәм итә. Әле берсе килеп булыша, әле икенчесе, – ди Гөлнара. – Рамазан аенда гаиләбезгә ярдәм итүчеләр күп булды. Аларга рәхмәт. Кешедән ярдәм сораган кешеләр түгел без. Чарасызлыктан язмышыбызны сөйләдек. Ничек тә иремне терелтәсе иде…

Мөдәрис Шәрипов гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен хатыны Гөлнараның ВТБ банк картасы 89586269783 телефон номерына беркетелгән.


Фикер өстәү