Дүрт оныкны берүзе үстерүче Гөлсара Әхмәтова: «Кызымның 4 бүләге»

Казанда яшәүче Гөлсара Әхмәтова бик күп авырлыклар кичергән. Язмыш аны ничек кенә сынаса да, сер бирмәгән үзе. Сугып еккан чакларында да торып басар көч тапкан. Башта, балаларым, дисә, хәзер, оныкларым, дип яши. 68 яшьлек Гөлсара апа дүрт оныкны берүзе үстерә.

– Әтнә районының Күшәр авылында туып-үстем мин. Әтиебез белән әниебез икесе дә сөйләшмиләр иде, – дип сөйли Гөлсара апа. – Алты бала кечкенәдән бер-беребезгә терәк булдык. Әти-әнидән матур сүзләр ишетеп булмаса да, алар үзләренчә ярата белде. Телләре булмаса да, бар эшкә, тәртипкә өйрәтеп үстерделәр.

Гөлсара апа 19 яшендә Кече Әтнә авылы егете Шамилгә кияүгә чыга. Башта кызлары Гөлнара, аннан соң Альмира туа. Берничә ел авылда яшәгәннән соң, гаилә Казанга күченә. Бик матур яшиләр. Гөлсара апа ирен хөрмәт итеп тора, ул да хатыны өчен өзелеп яши. Тик Шамил абый кыска гомерле була: 43 яшендә кинәт кенә үлеп китә.Нибары 25 ел бергә яшәп кала алар.

Тормыш дәвам итә, бер-бер артлы кызлары гаиләле була. Иң элек Гөлнара кияүгә чыга.

– Башта балалар бездә тордылар. Аннары авылга күчәргә уйладылар. Әмма соңрак барыбер шәһәрне сайладылар.Уллары туды. Аңа өч яшь чагында киявебез суга батып үлде. 25 яшь кенә иде әле үзенә. Гаиләбезгә килгән бик авыр сынау булды ул. Баламны юатыр сүзләр таба алмый идем кайчак. Киявебез бик тырыш иде. Ул үлгәч, тормыш көтү кызым җилкәсенә күчте. Гөлнара базарга эшкә урнашты. Балык сатты. Шунда бер ир белән танышып, никах укыттылар. Матур гына яшәделәр. Бер-бер артлы өч балалары булды, – ди Гөлсара апа. – Кызым өйдә озак утырмады, эшенә чыкты. Беләсез инде, сату эше җиңел түгел. Кызым төнлә товарга чыгып китәр иде. Кая анда юньләп ял итү?! Бервакыт яныма килеп: «Әни, минем хәлем китә, йөрәгем дә каты тибә», – диде. Табиб чакырттык. Ике мәртәбә тынычландыра торган укол ясап киттеләр. Өченчесе хастаханәгә барырга кушты. Андагы табиблар чирне тиз тапты: баламда кан рагы булган икән. Инде өченче стадиягә җиткән.

Авыр көннәр башлана. Өйдә дүрт бала, Гөлнараның хәле начар. Шунда да Гөлсара апа үзендә көч таба. Ничек итсә итә, баласын юатырга тырыша. Көндезләрен Гөлнара янына хастаханәгә әнисе бара, төнгә ире килә. Ничек кенә дәваласалар да, алга китеш күренми. Аптырагач, Гөлнараны РКБга күчерәләр. Химия терапиясе үткәрәләр. Тик нәтиҗәсе булмый: организмы андый дәваны кабул итми. Хәлен җиңеләйтүче уколлар белән генә яши башлый ул. Шунда күңеле сизенә: «Әни, мин үлемемне көтеп ятам инде», – ди. 43 яшендә җомга иртәсендә китеп бара ул. Ходай аңа да әтисенеке кадәр генә гомер биргән булып чыга.

Бу вакыйгадан соң 6 ел узып киткән инде. Гөлнараның балалары Гөлсара апа белән кала.

– Аларга опекун булдым. Беренче никахыннан туган улы Илдус та янымда. Энеләре һәм сеңлесен ташламый. Рәмис улыма да 17 яшь инде, Ралинә кызыма 15 тулды. Алар әниләренең вафатын аңлап кабул иттеләр. Ә кечесе Рамилгә әнисенең кайтып булмый торган җиргә киткәнен әле быел гына әйттек. Аңа да 13 тулды инде. Анысы мине бигрәк сагынып тора. Кибеткә дә чыгып керер хәл юк. «Син кайда?» – дип шалтырата башлый, – ди Гөлсара апа. – Альмира кызымның өч кызы бар. Алар да Казанда яши. Авырлыкларны бергә күтәрәбез. Апасының балалары өчен өзелеп тора ул да. Шөкер, авыр яшәмибез. Бар нәрсәбез бар. Пенсия алам, хөкүмәт балаларга акчасын биреп тора. Зарлана алмыйм. Хәйрия фондлары онытып бетерми. Быелга кадәр мәктәп кирәк-яраклары да бирделәр. Аларга рәхмәттән башка сүзем юк.

Язмыш Гөлсара апага сынауларны шактый бирә әле. Бирешмәскә тырышса да, борчу-хәсрәт эзсез югалмый. Гөлсара апада табиблар шикәр авыруы таба. Хәзер дарулар эчеп кенә тора икән.

– Нинди генә сынау килсә дә, сабыр итәргә тырыштым. Һәр авырлыкны күтәрә алган саен, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыдым, тормышыма шөкер иттем. Шушы яшемә кадәр яши алуыма сөенәм. Елап нишли алам соң? Яшәргә кирәк, – ди ул. – Бар теләгем шул: ничек тә авырмыйча, шушы балаларымны аякка бастырасы иде. Алар бик акыллы. Тырышып укыйлар. Әниләре сөенеп ятадыр…


Фикер өстәү