Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстанга килде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстанның Бохара шәһәренә килде. Дүшәмбе көнне республика делегациясе «ИННОПРОМ. Үзәк Азия» Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша, дип хәбәр итте ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Бүген, 21 апрельдә, республика җитәкчесе «Бохара сәнәгатьне үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркы белән танышырга һәм өлкә хокиме белән очрашырга ниятли.

 

Эш сәфәре вакытында Миңнеханов Навои шәһәрендә дә булачак. Биредә аңа «Навои» ирекле икътисади зонасы индустриаль паркы территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектларны тәкъдим итәчәкләр.

 


Фикер өстәү