Күрше республикада урман янган

Бүген Башкортстанда урман янгыны теркәлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе Телеграмдагы каналында язган.

Янгын республиканың Әбҗәлил районында 14:00 сәгатьтә теркәлгән. 0,47 гектар урман янган.

Янгынны 17:05 сәгатьтә сүндергәннәр. Зыян күрүчеләр юк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе сайтындагы мәгълүматларга караганда караганда, бүген республикада һава температурасының +28 градуска кадәр җитәргә мөмкин булуын фаразлаганнар.


Фикер өстәү