Татарстанның 28 районында мөгезле эре терлек саны кимегән

Татарстанның 28 районында мөгезле эре терлек саны кимегән. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров хәбәр итте.

Әйтик, ел башына аларның саны Алексеевск районында — 1434, Тукай районында — 1159, Нурлат районында 1000 баштан артыкка кимегән. Шушындый ук динамика Азнакай, Биектау, Әлки, Яшел Үзән һәм Менделеевск районнарында күзәтелә.

Министр сүзләрнчә, ел башына иң зур үсеш Мамадыш (1281 башка), Минзәлә (953 башка), Балтач (935 башка). Шулай ук Теләче, Мөслим һәм Саба районнарында мөгезле эре терлек саны буенча уңай динамика күзәтелә.


Фикер өстәү