Татарстанда эссе һаваны яшенле яңгыр алыштыра

Һава температурасы +28 градуска җитәчәк
Сишәмбе – 23 апрельдә Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар, яшен, урыны белән боз яву көтелә. Көньяк-көнчыгытна секундына 7-12 метр, урыны белән 15-20 метрга кадәр тизлектә җил, дип хәбәр итә Гидрометеоүзәк синоптиклары.

Көндез һава температурасы +23…+28 градуска җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә дә җылы: +11…16 градус.


Фикер өстәү