Кайт, балам!.. «ВТ» хәбәрчесе югалу һәм табылу мәсьәләләренә ачыклык кертте

Быел республикада 44 бала югалган, шуларның 38ен тапканнар. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы китергән саннар бу. Ә чынбарлыкта алар тагын да күбрәк. Үсмерләр ни өчен өйдән чыгып китә? Мондый очракларны ничек булдырмаска? «ВТ» хәбәрчесе югалу һәм табылу мәсьәләләренә ачыклык кертте.

«Лиза Алерт» – балалар эзеннән

Узган ел «Лиза Алерт» отрядының республика бүлегенә 194 үсмер югалу турында хәбәр килгән. Алар – 17 яшькә кадәрге балалар. Шуларның 182се исән, икесе үле килеш табылган. 2022 елда мөрәҗәгатьләр саны – 167. Быелгы саннар ел ахырында гына билгеле булачак. Отрядка кергән гаризаларга бәйле вазгыять шундыйрак. Балалар табылгач, әти-әниләрен, туганнарын эзләгән очраклар да бар икән. Хәзерге вакытта волонтерлар Яшел Үзәннән 17 яшьлек Всеволод Кушнеров, Казаннан 16 яшьлек Таисия Рәфыйкованы эзлиләр.

– Сәбәпләре гади: начар билгеләр, теләгән әйберләрен сатып алмау, телефон куллануны чикләү, беренче мәхәббәт. Кайберләре урамга чыгуын, дусларына китүен әти-әниләренә әйтеп тормый. Әти-әниләрнең балаларының дусларын, мавыгуларын кабул итмәве дә юньлегә илтми. Кечкенә балалар кайчак көтмәгәндә күз уңыннан юкка чыга. Әйтик, самокатта йөргәндә артта калу да җитә. Урамда адашкан, шулай ук аянычлы тәмамланган очраклар бар, – ди төбәк бүлеге белгече Адриана Расписная.

Аның әйтүенчә, бар очракта да балалар белән сөйләшүдән башларга кирәк. Әти-әниләр куркынычсызлык кагыйдәләрен, чит кешеләрнең кем икәнлеген, югалганда кемгә мөрәҗәгать итәсен аңлатырга тиеш. Әти-әнисенең телефонын яттан белсеннәр. Иң мөһиме – баланың якыннарына ышануы. Ниндидер сәер яки куркыныч хәлләргә юлыкканда, сөйләргә курыкмасыннар. Әти-әниләр өчен ул-кызларының бернинди борчуы да юк кебек тоелырга мөмкин. Ә балага кайчак гадәти хәл дә – зур проблема.

Югалганнарны ничек табалар? Һәрберсе – аерым бер очрак. Кайберләре өйләренә үзләре кайтса, кайберләрен полиция яки волонтерлар отрядлары эзләп таба. Кайчак битараф булмаган кешеләр, игътибарлы шаһитлар булыша. Эзләү эше бик озакка сузылган очраклар да булгалый. Адриана әнә шулай дип аңлатты.

Ирек

– 9 нчы сыйныфтан соң техникумга укырга кергән идем, тик ярты елдан ташладым. Авыр иде чөнки. Менә шуннан соң эшкә урнаштым, мөстәкыйль тормыш башладым. Иптәш кызым белән фатир арендалыйбыз. Торак өчен айга 15 мең сум акча китә. Теләгән киемемне киям, ризыгымны ашыйм. Дөресен әйткәндә, энекәшләремне мәктәп-бакчага йөртү дә туйдырган иде. Әти-әнием башта мине аңламады. «Юньле бала 15 яшьтә өйдән чыгып китәмени?» – дип сүкте. Хәзер ияләштеләр инде. Алар белән мөнәсәбәтләр яхшы, – ди Казан кызы Арина Сираева.

Ә Ралинәнең өеннән чыгып китү сәбәбе башкачарак. Үги әти, эчкече әни белән яшисе килмәгән. Шушы вакытта сөйгән ярын очраткан. Икесенең дә күңелендә мәхәббәт хисе кабынган. Никахларын теркәмичә генә бергә яши алар. «Әгәр әти-әни назы җиткән булса, бәлкем, болай иртәләмәгән дә булыр идем. Егетем мине аңлый. Шуңа күрә үкенү хисе юк», – ди ул.

«Өйдә аңламыйлар»

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел өйдән чыгып китүчеләрнең 27се – малайлар, 17 се – кызлар. Шуларның 37се – өйдән, калганнары приют, хастаханә, балалар йортларыннан качкан. Гадәттә, балалар 1–2 көннән үзләре кире өйләнеп кайта икән.

– Балалар белән аралашкач, өйдә бәхәсләр, әти-әниләр белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуы билгеле була. Шулай ук аларның мөстәкыйль, бәйсез булырга теләве дә ачыклана. Дәүләт оешмаларыннан китүчеләр – гадәттә, ятимнәр яки әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калучылар. Аларга андагы кагыйдәләргә ияләшү авыр. Шуңа күрә туганнары, дуслары янына кайтырга телиләр, – диделәр министрлыкта.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан буенча идарәсенең балигъ булмаганнар белән эшләр җитәкчесе Диана Баһаветдинова исә башкаладагы вазгыятькә ачыклык кертте. Әйтик, быел соңгы ике айда балалар югалуга бәйле 17 гариза кергән. Шөкер, аларның барысы да табылган. Яртысы – кызлар, яртысы – малайлар. Үсмерләрнең яше – 13–15. Арада 17 яшьлекләр дә бар.

Белгеч монда ике сәбәпне атады. Беренчесе – әти-әниләрнең балаларының тәрбиясе белән тиешенчә шөгыльләнмәве, икенчесе – киресенчә, контрольнең артып китүе. Шушы 17 очракны алсак, ике кызның өеннән беренче мәртәбә генә китүе түгел.

– Әгәр бала беренче тапкыр кача, тик гаиләдәге мохит уңай икән, без сөйләшү белән чикләнәбез. Ә инде мондый очраклар ешаеп китсә һәм үсмер үз-үзен начар тотса, профилактик исәпкә куябыз. Әти-әниләрнең гаебе ачыкланганда, «Балигъ булмаган балаларны тәрбияләүдә бурычларын үтәмәү» маддәсе буенча административ материал төзибез, исәпкә алабыз, – ди Диана Баһаветдинова. – Моннан тыш, «Социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләрне, балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасына сигнал картасы җибәрәбез. Аны барлык җаваплы органнар да күрә. Әгәр баланың шөгыле юк, бернинди түгәрәкләргә дә йөрми икән, ял мәсьәләсе хәл ителә, психологик ярдәм күрсәтелә.

Югалса, нишләргә?

– Әгәр балагыз яки олы кеше югала икән, тиз арада 112 номеры аша полициягә хәбәр итәргә кирәк. Шулай ук 8-800-700-54-52 номеры буенча «Лиза Алерт» коткару-эзләү отрядының «кайнар линия»сенә шалтыратыгыз. Тәүлек буе бушлай эшли ул. Эзләнүләрдә һәр минут кадерле. Соңрак шалтыратырмын, уңайсыз, дигән нәрсә булмаска тиеш. Хәтта балагыз 20 минуттан соң өйгә әйләнеп кайтса да, сезне берәү дә ачуланмаячак.

Әгәр сез югалган баланы очратсагыз, аны шул урамнан читкә алып китмәгез. Ни өчен дигәндә, әти-әнисенең эзләп килүе бар. Шунда ук полициягә шалтыратыгыз. Янәшәдә «Пятерочка», «Перекресток», «ВкусВилл» кибетләре яки «Сбербанк» бүлеге булса, шунда керегез. Һәркайсында «Куркынычсызлык утраучыгы» («Островки безопасности») бар. Ул – югалган кешеләр өчен юнәлеш булып торган махсус зона.

Людмила Невоструева, Республика клиник психиатрия хастаханәсе каршындагы «Сердәш 129» хезмәтенең медицина психологы:

– Иң беренче сәбәбе – гаиләдәге ызгышлар. Ачуы кубып, бала өйдән чыгып китә дә тынычлангач кайтып керә. Әти-әниләренең аерылышуын да бик авыр кичерәләр. Бергә эзләсеннәр дип, кайберләре махсус юкка чыга. Шулай итеп дуслаштырам дип уйлыйлар.

Яз көне кайбер балалар өйдән бер сәбәпсез дә кача. Кая барганын белмичә, анда-монда каңгырып йөриләр. Андыйлар 1 процентны тәшкил итә. Бу инде – авыру билгесе. Депрессия дә өйдән качуга китерергә мөмкин.

Мәктәптә аңлашылмаучанлыклар, начар билгеләр дә югалырга сәбәп булырга мөмкин. Кызганыч, укытучылар буллинг килеп чыгуын сизмиләр. Әти-әнигә укучыдан зарланып кына проблема хәл ителми. Начар укучыны һәрвакыт хөрәсәнгә тиңлиләр. Мәктәптә, гаиләдә аңлашу юк, дуслар юк – нишләргә? Әлбәттә, бала игътибарны интернеттан, урамнан эзләргә мәҗбүр булачак. Өйдән качу очраклары ул – үзеңне ялгыз итеп тою нәтиҗәсе. Балаларны аралашудан мәхрүм итмәгез. Таләпләрне катгыйландырмагыз. Артык күп түгәрәкләргә йөртмәгез. Үзегезнең хыялларгызны ул-кызларыгызга такмагыз. Бала үзен агрессив тота башласа, психиатрга барырга курыкмагыз. Сезне бер барудан беркем дә исәпкә куймый.

 

 

 

 


Фикер өстәү