Бәбиләргә урын юк: Татарстанда балалар бакчалары җитәме?

2023 елда балалар бакчаларына чиратларны бетерергә! Россия Президенты Владимир Путин шундый бурыч куйды. Хәзерге вакытта  илнең 64 төбәгендә әлеге мәсьәлә уңай хәл ителгән инде. Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына урын көткән сабыйлар күпме? Быел ничә бакча төзелә? «ВТ» хәбәрчесе чират мәсьәләсе, әниләр һәм бәбиләргә бәйле вазгыять турында белеште.

Урыннар җитәме?

Россия Мәгърифәт министры Сергей Кравцов “Бердәм Россия” программа комиссиясе утырышында, илдәге бакчаларда урыннар мәсьәләсе нигездә хәл ителде, дип әйтте. Сабыйларны бакчалар белән тәэмин итү күрсәткече – 99,4 процент.

– Хәтерлисезме, сигез ел элек бакчаларга нинди чиратлар төзелгән иде? Бүген мәсьәлә хәл ителде, – ди Сергей Кравцов.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, бүген республикада 1984 балалар бакчасы исәпләнә. Анда 210 мең сабый йөри.

2018 елдан бүгенгә кадәр “Демография” илкүләм проекты һәм башка программалар буенча республикада 88 бакча төзелгән. Бу 17 мең урын дигән сүз. Шуның 7,5 меңе – 3 яшькә кадәрге сабыйлар өчен. Узган ел Биектау, Түбән Кама, Буа районнарында өч бакча ачылды.

– Әлеге программалар 2-8 яшькә кадәрге барлыкны балаларны да бакчада урынлы итү мөмкинлеге бирде. Республикада сабыйлар туа, яңа бакчалар төзелеп тора. Әмма әле 2 яшькә кадәрге балаларны урыннар белән тәэмин итүне хәл итәсе бар. Быел республикада 1000 мең урынга исәпләгән 4 бакча төзеләчәк. Шуларның икесе – Казанда (59 нчы кварталда), берсе – Тукай районының Новотроицк авылында, берсе Чаллының “Яшьлек” микрорайонында. Тукай районындагысы инде февральдә ачылачак. Яңа бакчалар хисабына барлык сабыйларны да урыннар белән тәэмин итәрбез дип ышынабыз, –дип белдерде мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү башлыгы Йолдыз Хисамиева.

Тик министрлыкта безгә чиратка кагылышлы  төгәл саннарны әйтмәделәр. Республиканың алты районында гаилә бакчалары дип аталучы 10 төркем эшли. Алар дәүләт  бакчаларының  бүлекчәләре булып тора.  «Өй – бакча»да барлыгы 31 сабый исәпләнә.

Бәбиләргә урын юк

Түбән Кама  районында барлыгы 98 бакча эшли. Анда бүген  15806 бала йөри. Балалар саны арту күзәтелми. 2021 ел белән чагыштырганда, узган ел  балалар саны 700гә кимегән. Шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы урынбасары Гөлнара Вәҗиева әйтүенчә, районда 3–7 яшькә кадәрге барлык балалар урыннар белән  тәэмин ителгән. Тик менә 2 яшькә кадәрге  3051 сабый урын көтә. Авылларда мондый проблема юк.

– Быелгы уку елында күпчелек бакчалар бәләкәчләрне 1 яшьтән кабул итә башлады. Әти-әниләр арасында андый ихтыяҗ бар. Ә менә шәһәрдәге 17 нче бакчага алты айлык сабыйларны да китерәләр. Бер төркем ачтык. Анда 10 сабый йөри. Нәниләр өчен барлык шартлар да тудырылган, – диде Гөлнара Вәҗиева.  – Мондый төркемнәр дә кирәк. Ни өчен дигәндә, әниләр арасында эшен калдырып китә алмаучылары да, балаларын ялгыз тәрбияләүчеләре дә бар бит. Телиләр икән, килеп имезеп тә китәргә мөмкин. Бүген өйдә  няня яллаучылар да күп. Без статистикасын гына белмибез.  Ә бакчада бар да күзәтү астында,  сабыйлар – чын белгечләр кулында.

Узган ел Түбән Камада бер яңа бакча ачылган. Социаль ипотека йортлары  төзелгән 49 нчы микрорайонда күпбалалы әниләр шактый икән. Анда да төзергә исәпләре, тик акча мәсьәләсен хәл итәселәре бар.

Тукай районы бакчаларына барлыгы 1802 бала йөри. Бу көннәрдә Новотроицкое авылы әти-әниләренең сөенече зур: 2 февральдә яңа бакча ачканнар.

– Чаллыга якын булгач, бездә чират булмау мөмкин түгел. Хәзерге вакытта 3 яшькә кадәрге 519 сабый урын көтә. Бу бигрәк тә Суыксу, Кече Шилнә авыл җирлекләренә карый. 3–7 яшькә кадәрге балаларны урнаштыру буенча проблема юк, – диде район мәгариф бүлеге башлыгы Әлфәт Сабиров.

Питрәч районының мәгариф бүлеге башлыгы Марина Харитонова районда яңа мәктәп һәм бакчалар ачылып торуын әйтте. Тик  шуңа да карамастан, бу гына җитми.

– Район бик тиз үсә. Шуңа күрә чиратлар саны кимеми, бүген 3400 бала урын көтә. Бу бигрәк тә Көек, Яңа Шигали, Кощак, Богородский  бистәләренә кагыла. Шулай ук  кайбер мәктәпләрдә балалар ике сменада укый. Шуңа күрә районга яңа бакчалар да, мәктәпләр дә кирәк,  – диде Марина Харитонова.

«Чират көтәбез»

Мансуровлар гаиләсе күптән түгел Теләчедән Питрәч районының Көек бистәсенә күченгән. Бакчага чиратка басканнар, тик ул көн кайчан килер, әлегә билгесез. Ә уллары Сөләйманга инде 3 яшь тә 3 ай.

– Әлегә урын юк дип җавап килде. Мәгариф идарәсендә июньдә шалтыратырга куштылар. Теләчедә андый проблема юк иде. Блогер буларак, интернетта чират мәсьәләсе турында сүз кузгаткан идем, бик өметләнмәгез, дип яздылар. Ни өчен дигәндә, чират көтүчеләр шактый икән. Кайберләре балаларын шәһәргә йөртә. Хосусый бакчада бәяләр арзан түгел, 18 мең сумга төшә. Мин үзем  декретка кадәр Казанда тәрбияче булып эшләдем. Түләүле бакча эзлисе булырмы, әлегә хәл итмәдек, – ди  Фирүзә Мансурова.

Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә яшәүче дүрт бала әнисе Диләрә Гыйззәтова сабыйларын бакчага бик җиңел урнаштырган. Гомумән, ул 3 яшькә кадәр бала әнисе янында булырга тиеш дип саный. Йокысы туйганчы йокларга, теләгән вакытта әнисен кочаклап алырга… Шуңа күрә үзе дә сабыйларын бакчага бик  иртә бирмәгән.

– Элек әти-әниләр, бакчаларда урын юк, дип зарланса, хәзер андый шау-шулар тынды дип беләм. Урыннар җитә бит. Осиновода быел  «Шатлык» бакчасында ясле төркемнәре ачтылар, – ди Диләрә.

Әниләр арасында  балаларын түләүле бакча, төркемнәргә йөртүчеләр дә аз түгел. Андагы шартларга кызыга алар. Хезмәттәшебез Эльвира Вәлиева кызы Әмирәне бакчага йөрткән өчен аена  7 мең түлибез, ди.

–  Кызыбызны бакчага өч яшьтән  бирдек. Дүрт ай узды инде. Бик җиңел ияләште. Бюджет урыны да бар иде, тик без түләп йөртергә булдык. Барысы да ошый. Балалар саны аз, гадәттәге төркемнәрнең яртысы гына. Ике тәрбияче, бер няня. Инглизчәгә өйрәтү мөмкинлеге дә бар. Тәрбиячебезнең берсе инглиз телендә генә аралаша. Кызыбыз  кыска вакыт эчендә санарга да, төсләрне дә аерырга өйрәнде. Татар, рус телләренә дә өйрәтәләр. Эштән соң түгәрәкләргә йөртәсе юк. Барысы да – бакчада. Озынайтылган көн төркемнәре өчен өстәмә 900 сум түлибез, – ди хезмәттәшем.

Иртән – тәрбияче, кич – әни

Яшел Үзәндә яшәүче дүрт бала анасы Ильмира Нуруллина әни генә түгел, үз балаларына тәрбияче дә хәзер. Өч ел элек алар  үз фатирларында бакча ачканнар. Моңа кадәр абыйсының  баласы да йөргән, хәзер барысы да –үзенекеләр.

– Фатирыбызда бакчаны «Путин программасы» буенча ачтык. Күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме бу. Аны өч баласы булган, ким дигәндә, бакчага бер баласы йөргән гаиләләр  оештыра ала.  Шундый шарт бар: төркемдә, иң аз дигәндә, өч бала булырга тиеш, – ди 36 яшьлек Ильмира Нуруллина. – Безне шәһәрдәге «Антошка» балалар бакчасына 14 нче төркем булып беркеттеләр. Шәһәрдә мондый төркемнәр күп түгел, әмма бар. Ирем  Айрат ярдәм итмәсә, гаилә бакчасы ачып булмас иде.

Ильмира Нуруллина гаиләсе белән

Таләпләр бу гына түгел. Беренчедән, яшәү урыны булырга тиеш.  Икенчедән, билгеле мәйданнан ким булмаска тиеш. Нуруллиннар ике бүлмәле фатирда яши. Өченче каттан биектә урнашкан фатирда да бакча ачарга ярамый. Янгынчылар, санэпидемстанциядән белгечләр  килеп рөхсәт бирергә тиеш. Нурулиннар ризыкны «Антошка» бакчасына барып ала. Ул ерак түгел, ишегалдында гына.

Ильмира әйтүенчә, гаилә бакчасының уңай яклары күп. Беренчедән, стаж бара,  хезмәт хакы түләнә.  Икенчедән, балалар әни куенында үсә. Һәрберсенә игътибар җитә. Өченчедән, тәрбияне үзләре теләгәнчә бирәләр. Сабыйлар милли мохиттә үсә, дини тәрбия ала.  Бакчада  исә, баламны татарчага өйрәт, дип әмер бирә алмыйсың, ди ул. Алар – дини гаилә.  Бакчадан да, тормыштан да аерылмаганнар. Кирәк икән,  «Антошка» бакчасына башка сабыйлар белән уйнарга, психолог белән аралашырга, физкультура дәресенә барырга була. Түгәрәкләргә дә йөриләр.  Үз өеңдә  тәрбияләсәң  дә, бакча хакын түлисе. Бу  – бер балага 1800 сум дигән сүз. Күпбалалы гаиләгә субсидия кайтарыла.

Һөнәре буенча Ильмира – татар һәм инглиз телләре укытучысы.  Ә бакчада  ул кече тәрбияче булып билгеләгән. Аның бурычы – балаларны ашату, чүлмәкләрен түгү, саф һавада йөртү,  йоклату. Шушы хезмәте өчен аена 18 мең сум  хезмәт хакы ала. Әмма укытучылык  барыбер үзенекен итә. Ильмира балаларын укырга, язарга да өйрәтә. Бергәләп рәсем ясыйлар, шигырь ятлыйлар. Балалары төрле татар бәйгеләрендә җиңүләр яулый. Шулай ук халыкара конкурсларда да катнашалар. «Йолдызлык» фестивалендә дә сәләтләрен күрсәтәләр. Олы кызлары Хәят быел 1 нче сыйныфка укырга кергән. Хәсәнгә – 5 яшь. Ул да инде укый белә.  «Балалар йомыкый булып үсми», – ди тәрбияче әни.

Мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге

2 айдан 8 яшькә кадәр 2 айдан  3 яшькә кадәр 3 яшьтән өлкәнрәк
2019 ел (1 гыйнварга) 93,9 процент 59,3 99,5
2020 91,8 60,7 97,4
2021 94,4 72,3 98,1
2022 97,3 81,6 100

 

Белгеч фикере

Оксана Садретдинова, Казандагы 67 нче бакчаның өлкән тәрбиячесе:

Без сабыйларны 2 яшьтән кабул итә башлыйбыз. Бер генә төркем. Алар кашык тота белсә дә, подгузник кияләр. Тәрбиячеләр чүлмәккә утыртырга өйрәтә. Әти-әниләр балаларын бакчага бирергә бик ашыга, дияр идем. Үзләре дә  әзер түгел,  балалар да авырый. Кайбер сабыйлар ярты елда гына ияләшә. Әти-әниләргә больничныйда еш утырырга туры килә. Соңыннан,  акча кирәк дип, тормыш кууларын үзләре дә аңлыйлар. Балаларга әни назы җитеп бетми. Кайберләре көн буена калдыра. Минемчә, иң әйбәте – сабыйны бакчага 4 яшьтән бирү. Бу вакытта бала сөйләшә дә, кешене дә аера белә. Тәрбиячеләр исә төрле яшьтәге  балалар белән эшли ала.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү