Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Туган тел көне һәм Тукайның 138 еллыгы белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның

Туган тел көнен  һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

 

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле милләттәшләр!

 

Сезне Туган тел көне һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан тәбрик итәм.

Тукай әсәрләрендә туган телнең халыктагы күңел җылысын, рухи матурлыкны һәм мәдәни байлыкны саклаудагы, буыннар арасында бәйләнешләрне ныгытудагы роле аермачык күрсәтелә.

Халкыбызның традицион рухи-әхлакый хәзинәләре – иң катлаулы шартларда да безгә яшәү көче өсти торган бәрәкәтле чыганак. Алар  үсеш һәм казанышларыбыз нигезен тәшкил итә. Шагыйрь чиксез кыйммәткә ия шул байлыкны сокландыргыч осталык белән сурәтләүгә иреште.

Даһи әдипнең тезмә һәм чәчмә әсәрләре туган җирне ихлас ярату хисләре белән сугарылган, аларда хезмәт сөю, батырлык, ихласлык, намус югары күтәрелә, кешедәге түбән сыйфатлар, ялкаулык, үзеңне генә кайгырту кире кагыла. Каләменең җырлы-көйле булуы, фикер тирәнлеге Тукайны дөнья әдәбиятының бөек иҗатчылары белән бер сафка куя.

Габдулла Тукайның китап-җыентыклары замандашларын таң калдыра, Бөек Ватан сугышы елларында сугышчыларга дәрман бирә. Шагыйрьнең әсәрләре бүген дә Ватанны сакларга рухландыра.

Тукай иҗаты хәзерге көндә дә татар мәдәниятенең үзенчәлекле матурлыгының һәм башка халыклар мәдәниятләре белән үрелеп үсүенең  гәүдәләнеше булып кала.

Быел тууының 225 еллыгы билгеләп үтеләчәк мәшһүр Пушкинга Тукай ихтирамлы мөнәсәбәттә булган. Югары максатка омтылышның иҗатчыны да, укучыны да илһамландырганын татар шагыйре үз каләме белән раслый.

Тукайның камиллек өлгесе булган шигъри юллары безнең күңелләрдә һәрчак аваздашлык тапсын, игелекле эшләргә, яңа уңышларга этәргеч биреп, һәркемгә күңел җылысы бүләк итсен.

Сезгә чын йөрәктән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.

 


Фикер өстәү