Алып баручы, җырчы бик шәхси күңелсез яңалыгын җиткерде

Алып баручы, җырчы Эльвира Фазлыева (Аида исеме астында чыгыш ясый) социаль челтәрендә бик шәхси язма урнаштырды. Соңгы арадла җырчы хастаханә юлында йөри — шуның сәбәбе хакында сөйләде.

«Берничә атна элек мин хастәханәгә эләктем. Менә хәзер сәбәбен язам. Гыйнвар азагында үземнең авырлы икәнемне белдем. Күкнең җиденче катында идем. Ләкин бу бәхет озакка сузылмады. Бер айдан соң мин кабат югалту авырлыгын кичердем. Табиблар баланың йөрәге типмәве турында хәбәр итте. Хастәханәдә шул сәбәпле яттым, хәзер дә ятам.

Ни өчен бу турыда язам — һәркем авырлыкны үзенчә кичерә. Минеке — сезнең белән уртаклашу. Мине аңларга тырышыгыз», — дип язган ул. 


Фикер өстәү