Рөстәм Миңнеханов Аида Балаева белән Казахстан хезмәттәшлеген үстерү турында сөйләште

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан белән хезмәттәшлекне киңәйтү турында бу илнең мәгълүмат һәм иҗтимагый үсеш министры Аида Балаева белән сөйләште. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узган очрашу барышында Казахстан министрына Татарстанга игътибары һәм Казанга килүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, соңгы берничә елда «Татарстан — Казахстан хезмәттәшлеге бик тыгыз булды», — дип билгеләп үтә матбугат хезмәте.

Аерым алганда, 2018 елда Казанда Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы арасында хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең 20нче утырышы узды. Ә 2020 елның июлендә Татарстанда Казахстан Премьер-министры урынбасары Роман Скляр булып китте.

Аида Балаева, үз чиратында, «бөтен дөнья буенча коронавирус пандемиясенә бәйле шундый хәл булуга карамастан, татар халкы тормышындагы мондый әһәмиятле вакыйгадан (ТАССР 100 еллыгын бәйрәм итү — Т-и иск.) читтә кала алмадык», диде.

Казахстан мәгълүмат һәм иҗтимагый үсеш министры Казанга кыска эш сәфәре белән килде. Ул Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы кабул итүдә катнашачак, шулай ук ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмәдә булачак.


Фикер өстәү