Татарстанның юстиция министры Нотариат көне белән котлады

Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Нотариат көне белән котлады.

“Дәүләттә законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итүче юридик механизмда нотариат мөһим роль уйный. Юридик һөнәрләр арасында нотариус һөнәре аерым урын алып тора, ул хокукый цивилизацияле дәүләт төзү өчен кирәк, ә нотариус – хокукый якланганлык һәм тотрыклылык гаранты.

Нотариаль якланганлык бар кеше өчен дә мөмкин һәм ышанычлы, квалификацияле һәм җаваплы, ә кайбер очракларда түләүсез дә. Татарстан нотариуслары республика халкына түләүсез квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтүче юридик берләшмәнең иң актив вәкилләренең берсе булып торалар.

Үзенең нәтиҗәле эшчәнлек еллары барышында нотариаль берләшмә югары бәяләнде, тулаем илнең хокукый системасының аерылгысыз өлеше буларак, дәүләт тормышында лаеклы урын алып тора.

Сайлаган эшегезгә чын күңелдән бирелгәнлек, нотариусларның тырыш хезмәте һәм тәҗрибәсе алга таба да хокукый культура дәрәҗәсен күтәрүгә һәм республикабыз файдасына гражданлык, юридик хокук мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәгенә шигем юк”, – диелә котлауда.


Фикер өстәү