Ирек Кадамов Чернобыль һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алды

26 апрель – Радиацион һәлакәтләрнең аянычлы нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм әлеге һәлакәтләр корбаннарын искә алу көне. Шуңа бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Ирек Кадамов мөрәҗәгать белән чыкты.

“1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясендә дөньяда иң зур атом-төш һәлакәте булды, – диелгән анда. – Атом электр станциясендәге һәлакәтнең аянычлы нәтиҗәләрен бетерүдә бөтен ил халкы, шул исәптән Татарстанда яшәүчеләр дә катнашты. Аларның батырлыгы һәм фидакарьлеге белән фаҗиганең зыянын киметүгә ирешелде.
800 меңнән артыграк кеше 4 ел буе атом электр станциясе өчен саркофаг төзеде һәм радиация белән пычранган зоналарны чистартты. Татарстаннан 3 меңнән артыграк фидакарь шунда эшләде. Без Чернобыль сабакларын онытмыйбыз һәм мондый фаҗигага юл куймас өчен, шулай ук аның корбаннары истәлеген саклау өчен мөмкин булганның барын да эшләячәкбез.

Чернобыль авариясенең аянычлы нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы каһарманнар алдында түбәнчелек белән баш иябез һәм арабыздан мәңгелеккә китүчеләренең якты истәлеген саклап, исәннәренә нык сәламәтлек, озын гомер телибез!”


Фикер өстәү