Әни «мама» булмасын. Бала татарча сөйләшмәгәнгә кем гаепле?

Телебезне саклау турында сөйләшкәндә без, гадәттә, һөнәрләре милли мохиткә бәйле булган кешеләргә мөрәҗәгать итәбез. Ләкин алар – күпчелек түгел. Күпчелекне эшендә көнозын рус телендә аралашучы, күп вакытта балалары белән иркенләп сөйләшергә вакыт таба алмаучы гаиләләр тәшкил итә. Балалары татарча сөйләшсен өчен, алар нәрсә эшли? Тел саклауда дәүләтнең ролен ничек күзаллый?

Бу язмада без «Туган тел» клубының татар телен саклауда гаиләнең роле темасына багышланган очрашуында калкып чыккан сорауларга төрле һөнәр ияләре булган татар гаиләләре белән бергә җавап эзләдек.

Динә һәм Илдус Лотфуллиннар

Һөнәрләре: табиб-педиатр һәм табиб-стоматолог

Лотфуллиннар өч кыз үстерә. Олылары, игезәкләргә 13 яшь булса, кечкенә  кызларына – 9 яшь.

– Русча сөйләшү уңайлырак булса да, балаларым белән татарча аралашырга тырышам. Ким дигәндә, өйдә икетеллелекне алга сөрәм. Тормыш иптәшем Динә дә шундый ук карашта, – дип сөйләде безгә әти кеше.

Соңгы ике елда балалары Төркиядә яши икән. Гади район мәктәбендә төрек балалары белән укыйлар.

– Яшьтәш кызлары белән әйбәт кенә төрекчә сөйләшә башладылар. Казанда булганда, дуслары белән аралашу тулысынча рус телендә. Ни кызганыч, татар теле гаиләдә генә калды, – ди Илдус Лотфуллин. – Балалар кечкенә чакта ук хатыным белән, балаларны чын татар итеп үстерәбез, дигән карарга килгән идек. Һәм бу – рухи, эмоциональ бер караш түгел, рациональ әйбер. Чөнки кешегә бала чагыннан ук үзбилгеләнү, үзеңне идентификацияләү кирәк. Кайнап торган дөньяда үзеңнең нинди дә булса халыкның бер өлеше булуыңны белү ярдәм итә.

Татар теле – төрки дөньяга ачкыч. Лотфуллиннар гаиләсендә туган телне белү әнә шул ягы белән дә әһәмиятле.

– Узган ел Әнкарада үземнең табиб дипломымны исбатлап имтихан тапшырдым. Профессиональ яктан караганда, бик катлаулы имтихан ул, бик күп укырга туры килде. Татар телен белмәгән булсам, ерып чыга алмас идем, – дип сөйләде Илдус әфәнде.

Аның фикеренчә, татар телен саклыйбыз дисәк, дәүләт татар телле мохит булдырырга тиеш. Чөнки тел мохит булган җирдә генә саклана.

Альбина һәм Эдуард Исламовлар

Һөнәрләре: кондитер һәм эшмәкәр

«Өйдә балаларыгыз белән татарча сөйләшәсезме?» – дигән соравыбызга Альбина ханым: «Актанышта башкача булмый», – дип җавап бирде. Яңа гына әйтелгән татарча мохитнең әһәмияте турындагы фикерне раслады ул.

– Рус телле мохиттә яшәсәк, татар теле өйдә генә калыр иде. Моны мин 100 процент ышанып әйтә алам. Әмма мин, кайда гына яшәсәк тә, туган телдә аралашу ягында. Бу җәһәттән мин тамырларыбызга мөрәҗәгать итәргә, үткәнгә борылып карарга кирәк дип уйлыйм. Ата-бабаларың татар икән, син татар телен һичшиксез белергә тиеш, – дип сөйләде Альбина Исламова.

Исламовлар бер кыз үстерә. Камилә татар мәктәбендә укый. Үзара татарча аралашучы балалар, үсмерләр калмады, дисәк тә, Актанышта бар икән әле алар.

– Алар математика, физика, химия кебек фәннәрне дә татарча укый. Гаиләдә, урамда, мәктәптә фәкать татарча сөйләшкәч, балабыз рус телен, аеруча кайбер фәнни терминнарны белмәс дип борчылырга туры килә хәтта. Чөнки зуррак шәһәрләрдә аңа рус телле мохиттә яшәргә туры киләчәк, – ди Камиләнең әнисе.

Альбина ханымның каенанасы – милләте буенча болгарка. 18 ел элек Актанышка килен булып төшкәндә, бер генә татар сүзе дә белмәгән. Үзе теләп, татар телен өйрәнгән, хәзер инде аңлый, татарчалы-русчалы булса да, сөйләшә икән.

– Ирем Эдуард чип-чиста татарча сөйләшә, татарча фикерли. Әнисе татар милләтеннән булмагач, аның улы, беренче карашка, татар телен болай камил белмәскә тиеш кебек. Ләкин райондагы мохит үзенекен иткән, – ди Альбина. – Татар телен белү, татарча сөйләшү өчен нинди мотивация кирәк дигәндә, миңа калса, бу – беренче чиратта, әти-әнинең бурычы. Бала кечкенәдән татар сөйләмен ишетеп үссә, ул татарча сөйләшәчәк, туган телендә фикерләячәк. Туган телен белү – баланың түгел, әти-әнинең бурычы.

Дәүләт бу җәһәттән Актаныш кебек милли районнарга яшьләрне җәлеп итә ала, дип саный Альбина. Ул шулай ук милли бәйрәмнәр, төрле җыеннар, татар теленә, милли гореф-гадәтләргә кагылышлы бәйгеләрне күбрәк уздыру яклы.

Алия һәм Ринат Муратовлар

Һөнәрләре: Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе белгече һәм шәхси эшмәкәр

Ике бала әти-әнисе үзара татарча гына сөйләшә. Ләкин, ни кызганыч, балалары татарча әрләгәнне генә аңлый. Көнозын рус мохитендә кайнаган балага өйдә берничә сәгать татарча аралашу гына аз дип саный Муратовлар.

– Эш кушканда аңламаган булалар. Безгә күпчелек очракта русча җавап бирәләр, ә дәү әти һәм дәү әниләре белән татарча сөйләшергә тырышалар, – дип сөйләде Алия ханым. – Татар теленең кирәклеге турында да сөйләшәбез инде. Ким дигәндә, башкалар сезнең турында нәрсә сөйләшкәнне аңларсыз, дим. Төрки телләрнең охшаш булуын да аңлатып карыйбыз. Ләкин өйдән чыгып китүгә алар рус мохитенә килеп эләгә. Күп вакытларын безнең белән түгел, мәктәптә яки яшьтәшләре белән уздыралар. Хәзер бит телне, бик теләсәң дә, гаиләдә генә саклап булмый.

Бала татарча сөйләшсен өчен балалар бакчасында да, мәктәпләрдә дә татар мохите булырга тиеш. Алия Муратова әнә шундый фикердә.

– Без элек тәрбиячеләргә дә, укытучыларга да «апа», «абый» дип эндәшә идек. Хәзер юньләп сөйләшә дә белмәгән балага «Евгения Владимировна» дип әйтергә кушалар. Руслар кебек, исем һәм әтисенең исеме белән эндәшә башладык без дә. Шуңа мин татарча төркемнәр түгел, ә нәкъ менә татар Балалар бакчалары; татар сыйныфлары түгел, ә нәкъ менә татар мәктәпләре яклы. Шул очракта гына бала яшьтәшләре белән дә татарча аралаша алачак. Аннан соң, хәзер бит ЕГЭ бирәсе бар. Безнең кебек, тапкырлау белән бүлүне русча аңлата алмый торсаң, тулысынча рус телендәге имтиханнарны тапшыру кыен, билгеле, – дип сөйләде әңгәмәдәшебез.

Ләйлә һәм Вадим Рябовлар

Һөнәрләре: әйдәп баручы белгеч-эксперт һәм геодезист

– Кызым белән өйдә татарча сөйләшәм. Сабыем балалар бакчасында рус төркемендә тәрбия ала, шул сәбәпле яшьтәшләре белән рус телендә аралаша, – дип сөйләде безгә әни кеше.

Кечкенә кызлары Софияга татар милләте, аның гореф-гадәтләре, танылган шәхесләре турында көн дә диярлек сөйләргә тырыша ул.

– Татар телендә шигырьләр, әкиятләр укыйбыз. Татар телен белергә кирәклеге, аның әһәмияте турында еш сөйләшәбез, – ди Ләйлә ханым. – Балалар өчен татарча сөйләшергә мотивация чараларына килгәндә, балалар бакчаларында күбрәк татар төркемнәре ачсыннар иде. Аннан соң, баланы йөртергә якын-тирәдә татар телендә түгәрәкләр күбрәк булсын иде.

Зөбәрҗәт һәм Фәнис Юнысовлар

Һөнәрләре: фельдшер ярдәмчесе һәм пенсионер

Дәү әти һәм дәү әниләр бу хакта ни уйлый икән? Оныклары белән татарча сөйләшәме алар? Сорауларыбызга ике балалары һәм биш оныклары булган Зөбәрҗәт апа белән Фәнис абый җавап бирде.

– Оныклар белән русча сөйләшкән юк безнең. Каян чыккан хәлдер ул?! Яннарында татарча аңламый торган иптәшләре булганда гына русчага күчәбез. И-и, ул русча сөйләшкән балаларга карап, йөрәк әрни… «Балакаем, үзебезчә сөйләшегез инде», – дип китәм яннарыннан кайчак, – ди Зөбәрҗәт апа.

«Без мәктәптә гел татарча укый идек», – дип искә ул. Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен «кысу»ларына бик борчыла.

– Бигрәк бетерделәр бит. Һич югы балаларны мәктәпләрдән татарча спектакльләргә, концертларга йөртсеннәр иде. Безнең оныкларны гел русча спектакльләргә йөртәләр. Татарча булсын ул! Гаиләгә генә салынырга ярамый, – диде Зөбәрҗәт Юнысова.

 


Фикер өстәү