Рөстәм Миңнеханов: «Мулла булып утырып кына булмый, атны да ашатырга кирәк»

Бүген, Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар зыялылары белән очрашты. Чарада балалар матбугаты, балалар һәм үсмерләр арасында татар телен популярлаштыру турында сөйләштеләр.

Очрашуда балалар матбугаты вәкилләре, блогерлар, мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашты. Алар Рөстәм Миңнехановка балалар өчен татарча контент булдыру, алар арасында татар телен популярлаштыру мәсьәләләренә кагылышлы теләк-тәкъдимнәрен, борчыган проблемаларын җиткерде. «Глобализация чорында телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау – безнең өчен мөһим мәсьәлә. Комиссиянең (Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе) эшләү нәтиҗәләрен күрәбез, үзгәреш тә сизелә. Гомумән, ни генә эшләмибез кебек, ләкин бу гына аз, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, безнең төп бурыч – татар теленең кирәклеген күрсәтү, ихтыяҗ, һәр җирдә куллану өчен мөмкинлекләр булдыру. «Әмма, беренче урында, әлбәттә, гаилә. Гаилә – ул нигез, – диде Татарстан Рәисе. – Әйткәнемчә, үзгәреш бар. Әмма без уйлаган дәрәҗәгә җитәр өчен безгә бик ныгытып эшләргә кирәк. Мондый сөйләшүләр кирәк, әмма эш мөһимрәк. «Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?» диләр бит әле. Алай булмасын. Мулла булып утырып кына булмый, атны да ашатырга кирәк.


Фикер өстәү