Атна ахырында Татарстанда эссе һәм яңгыр булачак

Көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метрга тизлектә җил көтелә.

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Гидрометеоүзәк хәбәренә караганда, урыны белән аз гына, кайбер урыннарда – көчле яңгыр.

Көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метрга тизлектә җил көтелә. Көндез җил тизлеге секундына 14 метрга җитәргә мөмкин. Һава температурасы +18…+23 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә +4…+9.


Фикер өстәү