Ирек Кадамов Янгыннан саклау хезмәте көне белән котлады

30 апрель – Янгыннан саклау хезмәте көне. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадамов коллегаларын һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады.

“МЧСның янгынга каршы хезмәте подразделениеләре, республика, муниципаль, ведомство һәм шәхси янгын сагы хезмәткәрләре – һәрвакыт ут сызыгында. Коткаручылар, үз гомерен куркыныч астына куеп, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бәлага юлыгучыларга ярдәмгә ашыга.

Күрелеп килә торган чаралар нәтиҗәсендә һәм Татарстан Рәисе, Дәүләт Советы, Хөкүмәте, муниципаль берәмлекләр башлыклары ярдәмендә янгын очракларын киметүгә ирешелә.

Бүген без арабыздан мәңгегә киткән хезмәттәшләребезне дә искә алабыз. Янгын сагының данлыклы традицияләрен дәвам итү аларның истәлеген саклау буенча иң яхшы чара булачак.

Алдыгызга куелган бурычларны намус белән үтәвегез өчен рәхмәт! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, һөнәри осталыгыгызның алга таба да камилләшүен телим!”, – диелә котлауда.


Фикер өстәү