Рөстәм Миңнеханов үзәк республика өмәсендә катнашучыларга рәхмәтен җиткерде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында Нокса урамында узган үзәк республика өмәсенә кушылучыларга рәхмәтен белдерде.

«Шимбә өмәсенә кушылган һәркемгә рәхмәт!» — дип шимбә өмәсендә төшергән фотолар урнаштырган Татарстан Рәисе.
Шимбә өмәсендә катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов табигый ресурсларны күзәтеп торырга кирәклеген искәртте.

Нокса урманындагы өмә квест форматында оештырылган иде. Командалар чүп җыеп, аны фракцияләргә бүлеп, баллар тупладылар. Моннан тыш, интерактивлар, мастер-класслар, спорт эстафеталары, иҗади конкурслар, концерт программасы һәм кыр ашханәсе эшләде.


Фикер өстәү