Тәкермән халкы: «Уйда, телдә шул балалар гына»

Кичә кич Минзәлә районының Тәкермән авылында күңелсез хәл була. 8,9,13 яшьлек өч малайны машина бәрдертә. Сабыйлар табиблар килгәнче үк алган тән җәрәхәтләреннән вафат була. Авылдашлары сүзләренчә, балалар бәйрәмгә дип авылга Чаллыдан кунакка кайткан була. Минзәлә районының прокурор вазифасын башкаручы Тимур Габдуллин хәбәр иткәнчә, чит ил машинасы руле артында 37 яшьлек ханым була.

Әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен без Югары Тәкермән җирлеге башлыгы Алия Шәриповага шалтыраттык. Аның кайгы килгән гаиләдән кайтуы иде.

– Ул сабыйларның берсе дә безгә чит түгел. Үзебезнеке инде алар. Чаллыда яшәсәләр дә, ял саен, бәйрәмдә, каникулда монда иделәр. Әти-әниләре дә күз алдында үскән балалар бит. Авылыбыз бик матур яши иде. Бердәм без. Читтәгеләр дигән сүз юк. Күмәкләшеп эшлибез, тату яшибез. Күзләр тиде безгә, – ди Алия ханым. – Авылыбызга нинди ачы хәсрәт килде. Өч йорттан икешәр оныкның кичке сигезләр тирәсендә Югары һәм Тауасты Тәкермән авыллары арасындагы юлдан кайтып килүләре булган. Күрәчәктер инде, үлгән баланың берсе машина йөртүченең энесе дә бит әле. Шулкадәр яратып үстергән. Ул бала да апа дип кенә торган. Ә бер йортка кайткан ике онык вафат. Сабыйларны бүген өчесен дә авыл зиратына җирлибез.

 


Фикер өстәү