Минзәләдәге юл фаҗигасе турында: 8 майда 9 яшь тулган булыр иде

 

Кичә, 28 апрельдә, кич Югары Тәкермән һәм Түбән (Тауасты) Тәкермән авыллары арасында юл һәлакәте булды. Ике юл арасындагы дамбадан барган малайларны «Тойота Камри»да барган хатын-кыз бәрдереп үтерә. Соңрак малайларның барлыгы 5 булганлыгы, икесенә зыян килмәве турында да хәбәрләр чыкты.

KazanFirst язуынча, үлгән малайларга 8, 13, 17 яшь булган.

Аларның берсенең 8 майда туган көне булган, аңа 9 яшь тулыр иде.

Фаҗигадә һәлак булган 13 яшьлек малай исә ярты ай элек 13 яшен билгеләп үткән булган. Малайлар Чаллыда яшәгән. Алар ялларга әбиләренә кунакка кайткан булган.

Фаҗига булган урынга Минзәлә районы прокуроры вазифаларын башкаручы Тимур Габдуллин барган. Ул хәбәр иткәнчә, автомобиль белән идарә иткән хатын-кызга 36 яшь булган.


Фикер өстәү