Гүзәл Уразова: «Беренче көннәрдә телефонны кулыма да ала алмадым»

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованы хастаханәдән чыгарганнар. Аңа Мәскәүдә операция ясаулары турында язган идек инде. 

 

«Аллаһка шөкер, мине хастаханәдән чыгардылар. Рәхмәт изге теләкләрегез өчен! Миңа авыр чакта ышаныч, көч бирдегез. Күп дусларыбыз шалтыратып, хәлемне белеп, ярдәм кулы суздылар. Беренче көннәрдә телефонны кулыма да ала алмадым», – дип язган ул социаль челтәрләренең берсендә.

Җырчы сүзләренчә, хәзер инде хәле яхшырып килә.


Фикер өстәү