Россия хөкүмәте камыш яки чөгендер шикәре һәм химик чиста шикәр экспортына вакытлыча тыю кертә. Бу хакта Россия министрлар кабинеты телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Чикләүләр 2024 елның 31 августына кадәр гамәлдә булачак», — диелә хәбәрдә.
Шул ук вакытта шикәр экспорты Евразия икътисади берлеге (ЕАЭС) илләренә мөмкин булачак: Әрмәнстанга — 28 мең тонна, Белоруссиягә — 5 мең тонна, Казахстанга — 120 мең тонна, Кыргызстанга — 28,5 мең тонна. Кабминда аңлатуларынча, әлеге карар эчке азык-төлек базарының тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.