Рөстәм Миңнеханов Гамбиягә эш сәфәренә килде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Гамбия Республикасына (Африка) эш сәфәренә килде. 

Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрнең дәүләт һәм Хөкүмәт башлыкларының 15 нче саммитында катнашу өчен Россия делегациясен җитәкләде.

2005 елдан Россия ИХОна күзәтүче статусында керә. Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли һәм ИХО саммитында Россия мәнфәгатьләрен яклый.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы ислам динен тотучы халыкның шактый өлеше булган дәүләтләрнең халыкара хөкүмәтара оешмасы, аның максаты – әгъза дәүләтләрнең мәнфәгатьләрен яклау һәм аларның халыкара аренада гамәлләрен җайга салу, социаль-икътисадый үсешкә ярдәм итү, гуманитар мәсьәләләрне хәл итү һәм мөселманнарның хокукларын тәэмин итү, исламофобия һәм исламны мәсхәрә итүгә каршы көрәш, ислам мәдәни һәм дини мирасын саклау.

Хәзерге вакытта ИХО 57 дәүләтне берләштерә, аларның гомуми халкы якынча 1,7 млрд кеше. ИХОның югары органы — дәүләтләр һәм хөкүмәтләр башлыклары саммиты, ул өч елга бер тапкыр чакырыла. XV саммит 4-5 майда Гамбиядә уза.

Мөселман дөньясы белән үзара хезмәттәшлектә, аерым алганда, В.В. Путин инициативасы буенча оештырылган «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме мөһим роль уйный. KazanForum Ислам дөньясы белән актив хезмәттәшлек мәйданчыгы булды.

Гамбиядә Саммит кырларында Рөстәм Миңнехановның берничә очрашуы, шулай ук төп сессияләрдә катнашуы планлаштырылган.


Фикер өстәү