Фәрит Мөхәммәтшин Евразия икътисадый берлегенең төбәк мәйданчыгы штаб-фатирын Казанда урнаштыру тәкъдиме белән чыкты

Казанда Евразия интеграциясе халыкара конгрессы ачылды. Евразия икътисадый берлегенә кергән илләрдән җыелган сәясәтчеләр, экспертлар, галимнәр проблемаларны берләшеп хәл итү турында фикер алыша.

Җыенда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. «Замана сынаулары илләрнең һәм халыкларның тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә генә уңышлы хәл ителә ала. Узган ел безгә шуны тагын бер кат исбатлады», – диде парламент җитәкчесе. Аның фикеренчә, Евразия интеграциясе кысаларында төбәкара хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк дип саный. Мисал итеп Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советының җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессын телгә алды. Ул 30 ел элек Европа Советының барлык 47 дәүләтендәге төбәк һәм муниципаль хакимиятләрнең 318 делегатны җыйган. Әлеге сәяси институт үзенең зур сәяси әһәмиятен раслый алган. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, төбәк дәрәҗәсендә эшләү ышанычны ныгытуга ярдәм итәчәк.

Дәүләт Думасының БДБ эшләре, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән элемтәләр комитеты рәисе Леонид Калашников Фәрит Мөхәммәтшинның тәкъдимен хуплады. «Бу тәкъдимнәрне практикада тормышка ашырырга мөмкин. Тәҗрибә алмашу төбәкләрне баета, аларны көчлерәк итә», – диде ул.
Татарстан парламенты җитәкчесе Казанны Евразия интеграциясенең фәнни һәм эксперт үзәге итәргә тәкъдим итте. «Татарстанда халыкара форумнарны даими уздыру тәҗрибәсе бар. Шуны исәпкә алып, штаб-фатирны Казанда урнаштыру мантыйклы булыр иде”, – диде ул.


Фикер өстәү