Янгын 7 балалы гаиләне урамда калдырган: «Йорт күз ачып йомганчы янды да бетте»

 Чирмешән районының Яңа Кади авылында көндезге икедә янгын чыгып, 7 бала үстерүче гаилә урамда калган. Аларның өсләренә кигән киемнәреннән башка берниләре дә калмаган.

– 2013 елдан бирле авылда бер дә янгын булганы юк иде. Монысы шулкадәр тиз булды. Йорт күз ачып йомганчы янды да бетте. Күрше йортларны саклап калып булды. Бездә бик коры бит, – ди Чирмешән районының Яңа Кади авылы җирлеге башлыгы. – Марат Зыятов белән Венера Мотыйгуллина җиде бала үстерәләр. Янгын булган көнне аларны мәктәпкә урнаштырдык. Әле бүген дә анда куналар. Шөкер, авылда йорт сатучы кеше табылды. Иртәгә бу гаилә шунда күчә. Бер документсыз, киемсез калдылар. Авылдашлар барысы да булдыра алганча ярдәм итә башлады инде. Өй өчен акча җыярга җыенабыз.

Әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Минәхтәм Әхмәт улы Кәлимуллин исемендәге 2202 2014 2776 3574 номерлы Саклык банкы картасы 89393018580 номерына бәйләнгән.

 


Фикер өстәү