«Изге Болгар җыены»нда хаҗга юлламалар уйнатылачак

19 майда Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» узачак. Анда махсус лотерея ярдәмендә өч гаиләгә хаҗга юлламалар уйнатылачак. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов әйтте.

Бәйгедә катнашуның төп шарты – ир белән хатынның бергә килүе. «Өч гаиләгә 2025 елда булачак хаҗ кылу өчен юлламалар бүләк итәчәкбез», – диде Илфар хәзрәт.

Аның сүзләренчә, махсус уен ике этаптан торачак. Ир белән хатын бергә иртәнге 8 дән 12 гә кадәр паспорт белән Болгардагы Истәлек Билгесе каршына килергә тиеш булачак. Аларга номерлы билет тапшырылачак. Билетлар өйлә намазыннан соң уйнатылачак.

Бәйгене республика мөселманнарының Диния нәзарәте оештыра.


Фикер өстәү