Өзелмәсен ара. «ВТ» бүләкләре кемнәрне сөендергән?

Без соңгы елларда абунәчеләр арасында даими рәвештә саллы бүләкләр уйнатабыз. Хәтерләсәгез, «Газетага языл да бүләк от!» акциясендә көнкүреш техникасы гына түгел, велосипед, тракторга кадәр отучылар булды. Быелның беренче ярты еллыгына язылучыларны да сөендерергә өлгердек.

Буыннанбуынга

Саба районында яшәүче Гариповлар тугры укучыларыбызның берсе булып чыкты. Газетага мәхәббәт буыннан-буынга күчеп килә. Аларның йортына «Ватаным Татарстан» газетасы килә башлавына 70 елдан артык икән инде. Бу юлы газетага язылу турында квитанцияне редакциягә Казанда яшәүче кызлары Гөлназ юллаган. Нәтиҗәдә мультипекарь аларга эләкте. Димәк, Әлфия апа гаиләсен тагын да тәмлерәк ризыклар белән сыйлар. Алар өчен рухи азык тагын да мөһимрәк

– Каенатам Нурулла «Социалистик Татарстан» заманында ук алдыра иде. Инде минем килен булып килүемә – 45 ел. Халыкчан газета, һәр темасы җиренә җиткереп язылган. Кайбер язмаларны хәтта кат-кат укыйбыз. Кызыклы язмалар күп. Миңа барысы да ошый, – ди Әлфия апа.

Гаилә башлыгы Ринат абый «Саклык банкы»ның район бүлекчәсендә 40 ел хезмәт куйган, идарәче вазыйфасын да башкарган. «Татарстанның атказанган икътисадчысы» исемен йөртә. Яшерми, таләпчән булган. «Ватаным Татарстан» газетасын ул өметләрне аклый торган басма дип атады. Бу – редакция өчен иң зур бәя!

Уртак газета

Тузан суырткыч Питрәч районындагы Көек мәктәбенең математика укытучысы Руфия Нигъмәтҗановага чыкты. Дөрес, ул газетаны Теләче районының Шәтке авылында яшәүче әти-әнисенә яздырган. Көектә хат ташучылар еш алышынып тора, шуңа күрә газета югалырга мөмкин. Ә авылда адреслар буталмаячак!

– Әнием Рабыйга, әтием Һидиятулла да газетаны бик яратып укый. Почта киләсе көнне әни әрҗәне карап кына тора. Шулай гадәтләнгәннәр инде. Яше 80нән артса да, әти сканвордлар чишә. Аларга бүләк булыр, аннан үзебез дә укырбыз, дидем. Атна саен хәлләрен белешергә кайтып йөрибез, – ди Руфия Нигъмәтҗанова. – Шундый зур бүләкләр уйнатуыгыз өчен рәхмәт. Алга таба да коллективыбыз белән газеталарга язылуыбызны дәвам иттерербез.

Руфия Нигъмәтҗанованың газетабыз уздырган конкурста үзен беренче мәртәбә сынап каравы. Бер төнне нишләптер күзенә йокы кермәгән аның. «ВКонтакте»дагы төркемендә язылучылар арасында бүләк уйнатыла дигән хәбәрне күргән. Тиз генә квитанциясен табып, почтага җибәргән. Шуннан соң бу хакта оныткан. Җиңүе турында исә: «Син бүләк откансың бит», – дип иптәш кызы җиткергән.

Бер бакчада ике бәхетле

Иттарткыч иясе – Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Рәмзия Галиуллина. Ул «Чишмәкәй» балалар бакчасында 20 ел тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Аңа 60 яшь. Шунысы кызык: моннан берничә ел шушы ук бакчадагы хуҗалык мөдире Фирдәүсә Мингалиева без уйнаткан кер юу машинасын откан иде.

– Минем мондый бүләк откан юк иде. Бу – беренчесе. Бик сөендем, – дип елмайды Рәмзия Галиуллина. – Газетаны күптән алдырабыз. Миңа караганда, ирем ныграк та яратып укый әле. Ул беренче битеннән башлап, бер сүзен калдырмыйча, ахырга кадәр укый. Яшь вакытта китапларны төн буе фонарь тотып укыган чаклар да булды. Укырга ярату шул вакыттан ук килә. Бәйгедә катнашырга методистым тәкъдим иткән иде. Сәүдә йортында йөргәндә, хезмәттәшем җиңүемне хәбәр итте. Ышанып та җитмәгән идем, хәзер ышандым инде.

Аерылмас дус

Ә менә үтүгебез Балтач районының Арбор авылында яшәүче Кәлимулиннарны сөендерде. «Әйбәт эшли, рәхмәт», – диде 67 яшьлек Сания апа, хәлен белешеп шалтыраткач.

«Ватаным Татарстан» газетасына биш ел элек язылган алар. Сания апа, рәтен белмим дип, квитанцияне хат ташучыга җибәрергә кушкан. Кулы җиңел булган: беренче җибәрүдә үк бүләк эләккән. Бик сөенгәннәр, әлбәттә. «Бүләк алу күңелле. Энә дә – бүләк, дөя дә. Әле мәчеткә баргач, барысына да мактандым», – дип елмая Сания апа.

Ире Сөнгатулла белән яши ул. Икесе дә – укуга хирыс кешеләр. Совет заманында тәрбияләнгән балалар китабын да, газетасын да укырга ярата.

– Гадәттә ахыргы биттән укый башлыйм. Бигрәк тә Марат Кәбиров, Риман Гыйлемханов язмалары ошый. Матбугатның ышандыру көче телевизорга караганда көчлерәк дип саныйм. Газета килгәнме, юкмы икән дип, көтеп торабыз. «Ватаным Татарстан» алга таба да өебезгә килеп, кызыклы язмалары белән шатландырып торсын. Аерылмас дуслар булыйк! – ди бүләк иясе Сания апа.

Юбилейга бүләк булыр…

«ВТ» бүләге – микродулкынлы мичне Мамадыш районының Түбән Яке авылы китапханәчесе Гүзәлия Искәндәровага тапшырдык. Ул газетабызны 30 ел укый икән инде. Китапханәче буларак та, басманың ярдәме тия. Иң беренче булып, ил-көн яңалыклары, законнар белән таныша. Сканворд чишәргә ярата. Авыл халкы да газета-журнал, китаптан бизмәгән. Китапханәгә яше дә, карты да йөри икән.

– Моңа кадәр андый акцияләрдә катнашкан юк иде. Беренче тапкырда ук бүләк оттым. Ничек сөенмисең ди?! Быел миңа 60 яшь тула, Алла боерса. Микродулкынлы мичне туган көнгә бүләк кебек кабул иттем. Андый техникабыз бар иде. Яңасын истәлек итеп, кадерләп тотармын. Редакция хезмәткәрләренең эшләрендә уңышлар телим. Башкалар да газетаны укысын, бүләк отсын. Ышанырга гына кирәк. Менә миңа эләкте бит, – ди Гүзәлия Искәндәрова.

 

 


Фикер өстәү