Акмаса да, тама. Коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә акчаны янда калдырып буламы?

«Су өчен артык акча язганнар…» Беркөнне редакциягә әнә шулай дип шалтыраттылар. Сөйләшә торгач, белдек: фатирдагы исәпләгечнең төзеклеген тикшерү вакыты берничә ай элек үк чыккан. Хуҗалар моны белми калган. Идарәче оешма исә акчаны норматив буенча исәпләгән. Мондый очракта түләргә туры киләчәк, ди белгечләр. Коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап ясаганда акчаны янда калдыру юллары да бар.

Ут, су, газ кебек хезмәтләр өчен түләү кәгазьләре кара урман кебек. Күбебез ай саен почта тартмасына төшкән счет-фактураны аңлап та бетерми. Арада бу тармакны, гомумән дә, аңларга теләмәүчеләр дә байтак. Белмимнең беләге авыртмыймы шунда. Күрше-күлән белән очрашкач, ут һәм су бәяләреннән зарланып алабыз да бетте-китте. Үз хокукларыбызны белмәүдә кемне гаеплисе?

Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, төзеклеген тикшерү вакыты чыккан су исәпләгечләренә әйләнеп кайтыйк.

– Кайнар су исәпләгеченең төзеклеген – 4, ә салкын су исәпләгеченекен 6 елга бер тапкыр тикшертеп торырга кирәк, – ди башкаладагы идарәче оешмаларның берсендә эшләүче метрология буенча инженер Марат Гафуров. – Моның өчен фатир, йорт хуҗалары үзләре җаваплы. Алар тикшерү эшен тәэмин итәргә тиеш. Моннан тыш, исәпләгечнең файдалану вакыты да бар. Соңгысын җитештерүче билгели. Ватык исәпләгеч суны күбрәк саный башлый. Аны магнит ярдәмендә акрынайтырга тырышу да җиһазны эштән чыгаруга бер сәбәп кенә. Тикшерү узмаган исәпләгеч, ул төзек булса да, исәпкә алынмый. Мондый очракта исәп-хисап закон нигезендә уртача куллану нормативларыннан чыгып ясала. Белмәү җаваплылыктан коткармый, кыскасы. Тотмаган су өчен дә түләргә туры киләчәк.

Ә кемнәр түләми? Бу сорауга да җавап бар. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы мәгълүматларына караганда, кулланучы биш көн һәм аннан да күбрәк өйдә булмаган очракта, коммуналь түләүләр өчен акчаны яңадан исәпләтә ала. Тик шунысы бар: бу – техник мөмкинлекләр булмау аркасында, торак бинада исәпләгечләр куйдыра алмаган милек хуҗаларына гына кагыла. Исәпләгечләр ватылу да ут һәм су өчен акчаны кире кайтаруга сәбәп була алмый. Шулай ук йортны карап тору өчен кирәкле гомуми хезмәтләр өчен дә барыбер түләргә туры киләчәк. Исәп-хисап гаризаны кабул итеп алганнан соң, биш эш көнендә ясала.

Вакытлыча өйдә булмаганны раслап та күрсәтергә туры киләчәк. Бу арадагы озын ялларда бүтән шәһәргә китүчеләр гаризага юл билетын беркетә ала. Белгечләр өйдә исәпләгечләр урнаштыру өчен техник мөмкинлекләр булмавын дәлилләүче документларны да сорап алырга мөмкин.

Каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен исәп-хисап белән дә шул ук хәл. Ялга китү, хастаханәдә яту кебек сәбәпләр аркасында вакытлыча өйдә булмаганны дәлилләп күрсәтә аласыз икән, чүп өчен түләмәскә дә мөмкин. Шул ук вакытта, милек хуҗалары чүп өчен түләүдән тулысынча азат ителми, дип тә кисәтә белгечләр. Сүз уңаеннан, Татарстанда каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен күпфатирлы йортларда яшәүчеләр җан башыннан – 103 сум 93 тиен, шәхси йорт хуҗалары кеше саен  112 сум 74 тиен акча түли.

Пенсионерлар һәм күпбалалы гаиләләр өчен дә сөенечле яңалык бар. Быелның 1 июленнән ил күләмендә аерым категория гражданнар коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә банк комиссиясеннән азат ителәчәк. Хәтерләсәгез, Россия Президенты Владимир Путин бу хакта узган елның декабрендә үткән «туры элемтә»дә әйтте. «Коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә банкларның комиссия алуы дөрес түгел. Бигрәк тә пенсионерларга кагылганда. Карар кабул ителде: пенсионерлар комиссия түләмәячәк», – диде ул. Документ апрель азагында Россия Хөкүмәте сайтында басылды. Шулай итеп, быелның 1 июленнән күп бала тәрбияләүче әти-әниләр, пенсионерлар, инвалидлар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм һәлак булган (үлгән) сугыш инвалидлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарының гаилә әгъзалары коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә банк комиссиясе түләмәячәк.

Яңалык барлык төр коммуналь хезмәтләргә, шул исәптән пеняга да кагыла. Әйтүләренә караганда, кайбер кредит оешмаларында комиссия күләме түләүнең 3 процентына кадәр тәшкил итә. Әнә шул акча янда калачак. Банк яки почта бүлекчәсендә счет-фактура түләгәндә ташламага ия булуыңны раслаучы таныклык күрсәтү дә җитә, ди белгечләр.

 

Ничек азрак түлисе?

Электр энергиясе

Кирәк булмаган электр җиһазларын уттан алыгыз. Алар сүнгән булса да, электр энергиясе сарыф итә. Мәсәлән, телевизор шул рәвешле елына – 250, кесә телефоны чыбыгы 150 сум акча «ашый».

Гади лампа урынына энергияне саклый торганын файдаланыгыз.

Су

Теш чистарткан арада кранны ябыгыз. 2 минутта 19 литр су ага.

Савыт-саба юу машинасы елына 15 мең литр суны янда калдыра.

 

Җылылык

Гадәттә торбалар тәрәзә астыннан уза. Челтәрләр исә җылылыкның 20 процентын үткәрми.

 

Газ

Ашарга пешергәндә таба яки кәстрүлнең капкачын ябыгыз. Болай ризык тизрәк пешә.


Фикер өстәү