Бүген Кояшта бик көчле шартлау булган

Бүген иртән галимнәр кояшта февраль аеннан бирле иң көчле шартлау теркәгән. Бу хакта “Татар-информ” Гамәли геофизика институты мәгълүматларына таянып яза.

“6 майда Мәскәү вакыты белән 9.35 сәгатьтә Кояшта X 4.5 егәрлегендә көчле шартлау теркәлде. Ул радиоэлемтәне бозды”, – диелгән институтта.
Шулай ук җиңелчәрәк кенә тагын 4 шартлау булган.


Фикер өстәү