Көрәк билгә бәрмәсен. Табиб-терапевт киңәшләре

Казу, тырмалау, чәчү, утырту, җыештыру… Күбебез озын май ялларына әнә шул эшләрне планлаштыра. Көннәр матур торганда барысын да эшләп өлгерәсе килә. Тирләп-пешеп эшләгәндә организмга зыян килмәсен өчен, нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

Казанның 21 номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Регина Галимуллина белән шул хакта сөйләштек.

Бакча чорында сезгә күбрәк нинди зарлар белән киләләр?

Бакча чорында бил сызлау, радикулит, артроз очраклары арта. Эссе көнгә алданып, тирләп эшләгәндә салкын тидерүчеләр дә күп. Шуңа күрә бакчада чакта тирләгән саен кием алыштырырга, үтәли җилле урында эшләүдән сакланырга кирәк. Бакча чорында инсульт, инфаркт, кан басымы күтәрелү, эссе сугу, эч китүләр дә еш күзәтелә.

Бакчада кайчан эшләү хәерле?

– Иртәнге сәгать унга кадәр һәм кичке сәгать дүрттән соң эшләү әйбәт. Бу кагыйдәне язын да, җәен дә истә тотарга кирәк. Ник дигәндә, көндез аеруча нык кыздыра, ә кояш нурлары, билгеле булганча, организмга зыян да салырга мөмкин. Урамда артык бөркү яки дымлы булган көннәрдә дә бакча эшләрен кичектереп торырга киңәш ителә. Ник дигәндә, мондый көннәрдә хроник чирләре булган, һава торышындагы үзгәрешләргә сизгер кешеләрнең хәле авыраерга мөмкин.

Авыраю дигәннән, бакчада эшләгәндә хәл китсә, ни эшләргә?

– Иң элек салкынча урынга керегез. Салкын су эчеп куегыз. Тәнегезгә салкынча су бөркесәгез дә артык булмас. Температурагызны үлчәгез. Хәлегез алга таба да уңайланмаса, баш әйләнү, һуштан язу, күңел болгану кебек билгеләр күзәтелсә, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырыгыз.

Авыр эштән соң бил кузгалса ни эшләргә?

Бил сызлаганда, арка авыртканда авыртуны баса торган мазь, гельләр ярдәмгә киләчәк. Энәле җәймәгә (Кузнецов аппликаторына) яту да ярдәм итә. Ул мускуллар киеренкелеген бетереп, авыртуны басачак. Махсус күнегүләр дә ясый аласыз. Хәлегез аннан соң да җайланмаса, табибка күренергә кирәк. Сүз уңаеннан, бил авыртканда, аны җылытырга ярамый. Ник дигәндә, җылылык тәэсирендә нерв җепселләре тагын да катырак ялкынсыначак. Бу исә – бил авырту да көчәячәк дигән сүз. Сызлаган урынны җылыткач, бил авырту яман шешкә әверелә дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Һәрхәлдә, бу уңайдан бернинди фәнни аңлатма да юк.

Бакчада эшләгәндә нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

– Кояш иң нык кыздырган сәгатьләрне өйдә уздырсагыз яхшырак. Башыгызга кимичә урамга чыкмагыз. Эшкә тотыныр алдыннан бераз тәнне язып, җиңелчә генә күнегүләр ясап алу да комачауламас. Болай эшләгәндә, мускулларга авырлык килмәячәк. Бакча чорында эш белән ялны чиратлаштыру яхшы. 15–20 минут эшләгәч, бераз ял итеп алырга кирәк. Ял иткәндә чиста су эчәргә дә онытмагыз. Ник дигәндә, тир белән бергә организм бик күп су югалта. Бакчада эшләгәндә әнә шул бушлыкны да тутырып торырга онытмагыз. Чиста суны пыяла савытта сакларга кирәк. Кояш кыздырганда, пластик шешә җылына һәм аның составындагы зарарлы матдәләр суга да күчәргә мөмкин.

Кемнәргә аеруча сак булырга?

– Бакчада эшләгәндә төп авырлык билгә төшә. Шуңа күрә эштән туктап торган арада иң элек билегезне ял иттереп алыгыз. Моның өчен кыршау әйләндергән кебек хәрәкәтләр ясау, берничә тапкыр уңга-сулга бөгелү дә җитә. Билгә зыян килмәсен өчен, көрәк-тырма ише эш коралларының сабы озын һәм җиңел булырга тиеш.

– Түтәлгә орлык чәчкәндә, чүп утаганда да иелеп түгел, чүгәләп, яки бер аякка таянып эшләү хәерле. Болай иткәндә аркага авырлык килмәячәк.

– Кан тамырлары киңәюдән (варикоз) интеккән кешегә чүгәләп эшләргә ярамый. Мондый халәттә кан тамырлары тагын да киңәячәк.

– Кан басымы югары булган кешеләргә озак вакыт башны аска иеп эшләргә ярамый. Андый чакта йөрәккә дә көч килә.

– Авырлык тигез төшсен өчен, әйберне ике куллап күтәрү яхшырак. Авыр әйберне кисәк тотынмыйча, утырган килеш – авырлык билгә түгел, аякларга төшәрлек итеп, җайлап кына күтәрергә кирәк.

Үзем сынадым

Муенга җил бәрсә

Узган ел бакчада эшләгәндә муенга җил бәргән иде. Бер компрессның файдасын күрдем. Сезгә дә языйм әле. Файдасы тими калмас. Моның өчен иң элек керән тамырын угычның эре тешләре аша чыгарып, шуңа 2–3 аш кашыгы үсемлек мае кушарга кирәк. Марляга салынган шушы катнашманы авырткан урынга целлофан пакет яки шарф ярдәмендә бәйләп куеп, 20 минут ятып торасы. Муеныгыздагы авыртудан җилләр исәр.

Сабадан Сәвия апагыз

 

 


Фикер өстәү