Гүзәл Уразова Мәскәүдән дәваланып кайткан

Башкалада операция ясатуы аркасында тоткарланган.

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова Мәскәүдә операция ясатканнан соң өенә әйләнеп кайткан. Җырчы социаль челтәрләрдә ире Илдар Хәкимов һәм төпчек кызы Ариана белән очрашу мизгелләре сурәтләнгән дулкынландыргыч видео урнаштырган, дип яза “KazanFirst”.

Моңа кадәр Гүзәл операция аркасында башкалада тоткарланырга мәҗбүр булуын хәбәр иткән. Әмма, операция сәбәбен әйтмичә, чир сорап килми, дип кенә куйган.
Җырчы май башында хастаханәдән чыгарулары турында белдергән. Социаль челтәрдәге видеога караганда, операцияне аңа пластик хирургия бүлегендә ясаганнар булса кирәк.
Гүзәл Уразованың иҗатына мөкиббән китүчеләрнең һәммәсе җырчыга тизрәк савыгуын тели.


Фикер өстәү