9 майдан Түбән Новгородтан Казанга метеорда кайтып булачак

Рейс ял көннәренә билгеләнгән.

Бу атнада – 9 Майда Түбән Новгород – Казан маршруты буенча метеорлар йөри башлаячак. Бу хакта “KazanFirst” Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитинның телеграм-каналындагы мәгълүматларына таянып яза.

Аның әйтүенчә, “Метеор 120Р” беренче рейсында Ульяновскига кадәр юл тотып, Козьмодемьянск, Чабаксар, Казанда тукталыш ясаячак. Билетларны инде бүген үк сатып алырга мөмкин.
Губернатор сүзләренә караганда, рейслар ял көннәрендә башкарыла. Әмма май ахырында эш көннәрендә дә метеорлар йөри башлаячак.
Никитин фикеренчә, җәен метеорлар атнага 3 тапкыр маршрутка чыгарга мөмкин.


Фикер өстәү