Бергә җиңәрбез! Владимир Путин Россия Президенты вазыйфасына кереште

33 сүз. Владимир Путинның тантаналы төстә Россия Президенты вазыйфасына керешү алдыннан әйтелә торган анты әнә шулкадәр сүзне үз эченә алды. Хөрмәт итәргә, сакларга, якларга, халыкка хезмәт итәргә! Илбашының алты еллык яңа сәяси эшендә әнә шулар өстенлек итәчәге аңлашылды. Президент тагын ни әйтте?

Рәхмәт!

Тантаналы төстә ант биргәннән соң, Владимир Путин яңа вазыйфада беренче мөрәҗәгать белән чыкты. Ул Россия халкына, аерым алганда, үзе әйтмешли, илдә яшәүче һәр кешегә аерым мөрәҗәгать итте һәм ихлас рәхмәтен белдерде.

– Илебезнең барлык төбәкләрендәге Россия гражданнарына, тарихи ватаны белән бергә булу хокукын яклаган тарихи җирләребездә яшәүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Шулай ук безнең геройларыбызга – махсус хәрби операциядә катнашучылар, Ватан өчен көрәшүчеләр каршында баш иям. Миңа карата күрсәткән ышанычыгыз һәм ярдәмегез өчен рәхмәт! – диде Владимир Путин. – Президент антында дәүләт башлыгының иң югары максаты Россияне саклау һәм халкыбызга хезмәт итү диелгән. Бу – зур дәрәҗәдә дә, изге бурыч та. Бу минем узган еллардагы эшемнең мәгънәсен һәм эчтәлеген билгеләде. Моннан ары да Россия халкының иминлеге һәм мәнфәгатьләре минем өчен барысыннан да өстен булачак.

Үзебездән тора

Россия Президенты Владимир Путин Президент вазыйфасында беренче чыгышы вакытында илнең Көнбатыш белән элемтәләр корудан баш тартмавын да билгеләп үтте.

– Без Россияне ышанычлы һәм намуслы партнер итеп күргән барлык илләр белән яхшы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ачык булдык һәм булачакбыз, – диде дәүләт җитәкчесе. – Без Көнбатыш илләре белән сөйләшүдән дә баш тартмыйбыз. Сайлау алар кулында кала: алар Россия үсешен тоткарларга, агрессия сәясәтен дәвам итәргә, илебезгә еллар буе басым ясарга телиме яки хезмәттәшлек һәм тынычлыкка юл эзләргә ниятлиме.

Ил Президенты сүзләренчә, үзара сөйләшү, шул исәптән куркынычсызлык, стратегик тотрыклылык мәсьәләләре буенча да, мөмкин хәл. «Ләкин көч куллану, тәкәбберләнү ягыннан түгел, ә бер-береңнең мәнфәгатьләрен хөрмәт итеп, тигез дәрәҗәдә генә», – диде ул.

Россия Президенты билгеләп үткәнчә, ил үз-үзен тәэмин итәргә һәм көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш.

– Тик без үткәннәр биргән сабакларны истә тотарга, эчке чуалышларның һәм тетрәнүләрнең фаҗигале тәмамланганын онытмаска тиеш. Шуңа күрә безнең дәүләт, иҗтимагый, сәяси системаларыбыз ныклы һәм нинди генә очракта да чыдам булырга, тотрыклылык, илнең бердәмлеген һәм бәйсезлеген тәэмин итәргә тиеш, – диде дәүләт башлыгы.

Ышаныч акланыр

– Мин сезнең ышанычыгызны аклар өчен, дәүләт башлыгының Конституциядә язылган барлык вәкаләтләрен кулланып, кулымнан килгәннең барысын да эшләячәкмен. Бу эшнең нәтиҗәләре безнең бердәмлегебезгә, Ватанга файда китерергә, аны якларга, тулы көчкә эшләргә омтылуыбызга да бәйле, – дип вәгъдә бирде дәүләт җитәкчесе.

Владимир Путин сүзләренчә, хәзерге көндә Россия меңьеллык тарих, ата-бабалар алдында җавап тота.

– Алар Ватанны беренче урынга куйганга күрә, зур үрләргә иреште. Алар үз илең һәм халкың белән генә зур максатларга ирешеп булганын белгәннәр, – дип искәртте Владимир Путин. – Без ышаныч белән алга карыйбыз, киләчәгебезне планлаштырабыз, яңа проектлар һәм программалар уйлап табабыз һәм аларны гамәлгә ашырабыз. Болар барысы да безнең үсешебезне тагын да куәтлерәк итәргә тиеш. Без – бөек һәм бердәм халык. Бергәләп барлык киртәләрне җиңеп, ниятләнгәннәрнең барысын да тормышка ашырачакбыз. Бергә җиңәрбез!

Инаугурация турында фактлар

– Бу инаугурация Путин өчен бишенчесе. Ул 2000, 2004, 2012, 2018 елларда да Президент булып сайланган иде.

– Быелгы инаугурациядә 2 меңнән артык кунак катнашты. Алар арасында Россия төбәкләре җитәкчеләре, Путинның ышанычлы затлары, депутатлар, Россия Геройлары да бар иде.

– Инаугурациягә Россия җитәкчесе яңа «Aurus» автомобиленә утырып килде. Аны беренче тапкыр «Aurus Merlon» электромотоцикллары озата барды.

– Путинның Президент вазыйфасына керешү тантанасын дөньякүләм матбугат чаралары да яктыртып барды (Le Monde, Sky News, Reutеrs, Daily Mail һ.б.)

– Кортеждан Кремль залына кадәр Владимир Путин 66 баскыч узды.

Владимир Путин:

– Россия Федерациясе Президенты вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итәргә һәм сакларга, Россия Конституциясен үтәргә һәм якларга, дәүләтнең суверенитетын һәм бәйсезлеген, иминлеген һәм бөтенлеген якларга, халыкка тугры хезмәт итәргә ант бирәм.

Искәртеп үтик: Россия Президентын сайлау 15–17 мартта узды. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Путин Россиянең яңа тарихында рекордлы тавыш (87,28%) җыйды. Сайлаучыларның 77,44 проценты тавыш бирүдә катнашты. Дәүләт җитәкчесе 6 елга сайланды.

 Инаугурациядән соң гамәлдәге Хөкүмәт отставкага җибәрелде. Исегезгә төшерәбез: Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Хөкүмәт 2020 елның гыйнварыннан бирле эшләде. Россия Президенты Владимир Путин министрлар белән алдан очрашып, аларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Михаил Мишустин әйтүенчә, Хөкүмәт ил башлыгы һәм халыкның ышанычын акларга тырышып эшләде. Әлегә министрлар «вакытлыча вазыйфа башкаручылар» статусында эшен дәвам иттерәчәк.


Фикер өстәү