Сакланганны саклый: эш урынында куркынычсызлык кагыйдәләре үтәләме?

Әлмәттә фаҗига: басуда чәчү чәчкәндә 19 яшьлек студент егетнең гомере өзелә. Әлеге очрак буенча Прокуратура эш урынында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуга бәйле җинаять эше кузгатты. Язмыш белән ялгыш арасындагы чикне алар билгеләячәк. Без исә бу хәлдән нинди сабак алдык? Эш урынында куркынычсызлык кагыйдәләре үтәләме? Гомумән дә, алар турында беләбезме? Белгечләр белән әнә шул хакта сөйләштек.

Язмыштан узмыш юкмы?

Чәчүдә гомере өзелгән Родион Нуриев Сарман аграр көллиятенең өченче курс студенты булган. Әйтүләренә караганда, ул чәчкеч механизмына эләккән. Аны Әлмәт үзәк хастаханәсенә китергәннәр. Егет шунда вафат булган. Күрше районга практика узарга кайткан егетне авылдашлары бик җылы искә ала.

– Ул – бишектән үк Яңа Саклау авылында әбисе тәрбиясендә үскән бала, – ди әлеге авыл караган Саклау-Баш авыл җирлеге секретаре Әлмер Сабиров. – Родионны әбисе опекага алды. Бик акыллы, төпле малай иде. Мәктәптә гел яхшы билгеләргә генә укыды. Карашау-Саклау авылына йөреп белем алды. Тугызынчы сыйныфтан соң, Сарман көллиятенә укырга керде. Тулай торакта яшәде, ялларда әбисе янына авылга кайтып йөрде. Көллияттә дә бик тырышып укыган, уку йорты директоры аны бик мактый торган булган, диләр. Бу хәл ничек килеп чыккандыр, төгәл белмибез. Әбисенә бик авыр. Мәетне Сарманда җирләделәр. Барлык чыгымнарны көллият үз өстенә алды.

«ВТ» хәбәрчесе авылга шалтыраткан көнне җирлек башлыгы Лилия Габидуллина мәетне соңгы юлга озатырга киткән иде. Соңгы хәбәрләргә караганда, Прокуратура әлеге очрак буенча эш урынында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуга бәйле җинаять эше кузгаткан. Без Родион Нуриевның барлык туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Иң кадерлесе – кеше гомере

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, республикада хезмәтне саклау һәм сәнәгатьтә җәрәхәтләнүне булдырмауга бәйле сораулар гел күз уңында тотылса да, сәламәт һәм куркынычсыз хезмәт шартлары тәэмин итү мәсьәләсе катгый тора. Бу хакта министр 28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан да искә алды. Берничә сан: бу елның беренче өч аенда ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан эш урынындагы бәла-казага бәйле 19 бәхетсезлек очрагын теркәгән, шуларның бишесе үлем белән тәмамланган. Чагыштыру өчен: алдагы елның шушы ук чорында үлемгә бәйле ике очрак билгеле. Быел эш урынында авыр тән җәрәхәтләре алучылар саны исә 8дән 14кә кадәр арткан.

– Агымдагы елның гыйнвар – март айларында җәрәхәтләнү куркынычы иң зур булган өлкәләр булып – эшкәртү сәнәгате, транспортлау һәм саклау (һәркайсында җәрәхәт алу очраклары – 31,6 процент), казылма байлыклар чыгару (15,8 процент) һәм төзелеш (10,4 процент) санала, – диде Эльмира Зарипова. – Сәнәгатьтә җәрәхәтләнү очраклары арту дәүләт күзәтчелеге эшчәнлеген тормышка ашыруда планлы тикшерүләргә мараторий гамәлдә булуына бәйле. Бу эш бирүчеләр тарафыннан хезмәтне саклауга игътибар кимүенә китерде. Җәрәхәтләнү күрсәткеченә шулай ук сәнәгать җитештерүенең үсүе һәм эшкә тиешле квалификациясе булмаган хезмәткәрләр җәлеп итү дә тәэсир итте.

Статистика мәгълүматларына караганда, эш урынында һәлак булучыларның күбесе – 3 елдан да кимрәк эш стажы булган 30 яшькә кадәрге эшчеләр һәм 20, ә еш кына аннан да күбрәк эш стажлы 50 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләр. Беренчеләре эш урынында куркынычсызлык кагыйдәләрен белмәсә, тәҗрибәле хезмәткәрләрне исә үз-үзләренә артык ышану харап итә, ди министр. Мәсәлән, предприятиеләрнең берсендә 25 елдан артык эш стажы булган 68 яшьлек электрослесарь «Тукта! Көчәнеш!» кисәтү билгесенә дә карамастан, бернинди шәхси саклану чаралар кимичә 1 мең Вольттан да күбрәк көчәнешле токүткәргеч җиһаз янына керә. Нәтиҗәдә аны ток сугып үтерә.

– Фаҗигага китергән сәбәпләрне тикшергәндә әнә шул аңлашыла: бәхетсезлек очракларын булдырмыйча да калырга мөмкин. Эш урынындагы фаҗигаләр – хезмәтне саклау таләпләрен тупас бозу һәм эшне оештыруга формаль караш нәтиҗәсе. Гади тел белән әйткәндә – ваемсызлык. Эш бирүченең дә, хезмәткәрләрнең дә ваемсызлыгы булырга мөмкин, – диде Эльмира Зарипова.

Аның фикеренчә, гаепне бер якка гына аударып калдырырга ярамый. «Хезмәт кодексы эш бирүчегә имин шартлар тудыру бурычын куйса, хезмәткәр исә берсүзсез хезмәт кагыйдәләрен һәм хезмәтне саклауга куелган бурычларны үтәргә тиеш. Бәхетсезлек килеп чыккан икән, димәк, ике арада аңлашу һәм эш сыйфатын яхшыртырга омтылу юк», – диде министр.

Соңгы сүз урынына

…Әлмәт районында килеп чыккан фаҗигагә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та аңлатма бирде. «Үзебезнең җыелышларда, киңәшмәләрдә хезмәтне саклауга аеруча зур игътибар бирәбез. Эшчеләргә инструктаж үткәрелергә, механизаторлар медицина тикшерүе узып кына рульгә утырырга һәм, әлбәттә, хезмәт дисциплинасы сакланырга тиеш», – диде ул. Аның әйтүенчә, ел башыннан бирле тармакта дүрт бәхетсезлек очрагы килеп чыккан. «Кызганыч, дүртенче очрак фаҗига белән тәмамланды», – диде министр.

«Эш көненең чиге бар»

Тиздән җәй җитә. Димәк, үсмерләр һәм яшьләр арасында сезонлы эшкә карата да кызыксыну артачак. Эшне ничек эзләргә? Хезмәткә бәйле хокуклар үтәлмәсә, нишләргә? Бу хакта ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Алсу ЗӘЙНЕТДИНОВА белән сөйләштек.

– Ничә яшьтән эшкә урнашырга ярый?

– РФ Хезмәт Кодексы нигезендә, 14 яшькә кадәрге бала сәнгатькә бәйле белгечлекләргә генә – кинога, театрга, циркка яки концерт эшчәнлегенә эшкә урнаша ала. Бу очракта хезмәт килешүен бала түгел, ә аның әти-әнисе төзи. 14 яшь һәм аннан да зуррак үсмерләр документны үзләре дә имзалый ала. Тик әти-әнинең язмача рөхсәте белән генә. Шунысы да бар: тугызынчы сыйныфны тәмамлап, мәктәптән киткән үсмерләр гомуми белем алган булып санала, шуңа күрә алар мөстәкыйль рәвештә эшкә урнашырга хокуклы. Ягъни әти-әни рөхсәте кирәкми. Калган барлык очракларда да үсмерләр 16 яшьтән генә үзләре эшкә урнаша ала. Хезмәт килешүе ике нөсхәдә төзелә. Закон балигъ булмаган хезмәткәр ничә сәгать эшли алуын да көйли. Каникул вакытында 16 яшьлек үсмерләр өчен эш атнасы 24 сәгатьтән дә күбрәк була алмый. 18 яшькә кадәргеләр өчен әлеге чик – атнасына 35 сәгать. 14–15 яшьлекләр өчен эш көне күп дигәндә – 4, 15–16 яшьлекләргә – 5, 16–18 яшьлекләргә исә 7 сәгать дәвам итә ала.

– Эш урынында бәла-казалардан ничек сакланырга?

– Кызганыч, эш урынында, бигрәк тә җәрәхәтләнү куркынычы зур булган җитештерү кебек өлкәдә хезмәткәрләргә янаган барлык куркынычларны юкка чыгарып булмый. Әмма бәла-казаларга китерергә мөмкин булган сәбәпләрне киметергә мөмкин. Эш урынында җәрәхәтләнү, һөнәри авыруларны булдырмауның иң үтемле чарасы – предприятиеләрдә һөнәри куркынычларны вакытында ачыклау, хезмәтне саклау юнәлешендә нәтиҗәле эшчәнлек алып бару, эш бирүче һәм хезмәткәрләрнең хокукый аң-белемен арттыру.

– Хезмәткә бәйле хокуклар үтәлмәсә, кая мөрәҗәгать итәргә?

– Хезмәт эшчәнлегенә бәйле барлык сораулар белән Казан шәһәре, Ш.Мәрҗани урамы, 48 нче йорт адресы буенча урнашкан ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефоны: 528-20-23.

Бу елның беренче өч аенда эштә төрле тән җәрәхәтләре алуга китергән төп сәбәпләр:

– зыян күрүченең егылып төшүе (барлык җәрәхәтләрнең 36,8 проценты);

– машинаның хәрәкәт итүче, әйләнүче предметлары, детальләре тәэсире (31,6 процент);

– юл-транспорт һәлакәте (15,8 процент);

– материаллар яки җир җимерелү (10,5 процент).

(Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан.)


Фикер өстәү