Автобус “ГАЗ”ельгә килеп бәрелгән: 10 кешегә зыян килгән

Авария урынына 14 белгеч һәм 5 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Ярославль өлкәсенең Ростов районында пассажир автобусы белән “ГАЗ”ель бәрелешкән. Авариядә тугыз кешегә зыян килгән, дип яза “ТАСС”. Икесе – автобус йөртүче һәм пассажиры хатаханәгә озатылган. Тагын җиде кеше – автобус пассажирлары медицина оешмасына мөстәкыйль килгән.

Җирле прокуратура хәбәр иткәнчә, бу хәл “Меленки” тукталышы тирәсендә 16.00 сәгатьтә килеп чыккан. Авария урынына 14 белгеч һәм 5 берәмлек техника җәлеп ителгән.


Фикер өстәү