Казанда Бөтенроссия китапханәләр конгрессы уздырылачак

19-24 май көннәрендә Казанда “Күп полярлы дөньяда китапханә” Бөтенроссия китапханәләр конгрессы уздырылачак. Чара “Мәдәният” илкүләм проекты буенча бирелгән грант ярдәмендә үткәрелә, дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгы.

Анда катнашу өчен Россиянең төрле почмакларыннан 1500дән артыграк белгеч, шулай ук Беларусь, Һиндстан, Иран, Кытай, Куба, Сербиядән махсус кунаклар һәм “Образовательная коллаборация библиотек Содружества” проектында катнашучылар (Әзәрбәйҗан, Әрмәнстан, Беларусь. Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан китапханәләреннән 50 яшь белгеч) теркәлгән инде. Конгресс программасына 700ләп доклад кертелгән. Алар пленар һәм секция утырышларында, төрле төрдәге китапханәләрнең эше буенча махсус чараларда тәкъдим ителәчәк.
“Комплектлаучы мәктәбе”, “Каталоглар төзүче мәктәбе”, “Реставратор мәктәбе”, “Китапханәче-блогер мәктәбе” семинарлары, “Китап укуны өйрәнәбез” күчмә лабораториясе һәм башка чаралар белгечләрне иң яхшы эш тәҗрибәсе белән таныштыру, аларга яңа һөнәри күнекмәләр үзләштерү мөмкинлеге бирәчәк. Программага шулай ук мәдәни-агарту чаралары кертелгән: конгресс вакытында XXIV Нәшрият продукциясе, китапханәләр өчен яңа мәгълүмати технологияләр, товарлар һәм хезмәтләр күргәзмәсе һәм китап ярминкәсе эшләячәк. Биредә яңа китаплар белән танышу, аларны нәшрият бәясеннән сатып алу мөмкинлеге тудырылачак.
“Мәдәният” илкүләм проектының төп максаты – халыкка мәдәни байлыклардан күбрәк файдалану һәм бөтен ил күләмендә мәдәни кыйммәтләр тудыруда катнашу мөмкинлеге бирү. Илкүләм проектлар, Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.


Фикер өстәү